Чирмешән Сабан туенда кыр батырына трактор бүләк иттеләр
Чирмешәндә Сабан туе быел да бик купшы, матур итеп оештырылды. Бүләкләре генә ни тора?! Әнә кыр батыры бәйрәмнән – мини-трактор, ә көрәштә җиңүче питбайк, гади генә әйткәндә, мотоцикл алып кайтып китте. Шәп тамаша Байтак якташларыбыз район Сабан туеның нәкъ менә башлану тантанасын карарга ярата. Җирле режиссерларыбыз моны яхшы белә: шуңа быел да кызыклы, эчтәлекле композиция әзерләгәннәр. Артистларыбыз бәйрәмне “Сөлге җыю” күренешеннән башлады. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын үткәргән һәм Россиядә игълан ителгән Ватан сакчысы елында тамаша патриотик, хәрби рух белән сугарылган иде...