Видео
Статьи
#иминлек ”Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим һәм Сарман районнары буенча профилактика бүлеге мәктәп автобуслары йөртүчеләре арасында ”Иң яхшы автобус йөртүчесе” исемле бәйге үткәрде. Машина йөртү осталыгы буенча уздырылган конкурста 8 автобус шоферы катнашты. Конкурс автокласс һәм ДОСААФның Мөслим бүлекчәсе базасында узды. Конкурсантлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә һәм классик тизлек маневрлары ясауда осталыкларын күрсәтте. 1 урынга - Ришат Мусин, 2 урынга - Серенат Шәймиев, 3 урынга - Рәүфәт Хәйбрахманов, 4 урынга - Фирдәвис Рәхимуллин, 5 урынга Эльмир Шәрипьянов лаек булды. “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр” этабында иң яхшы нәтиҗәне Ришат Мусин Һәм Серенат Шәймиев күрсәтте. Автобусларны йөртүдә Рәүфәт Хәйбрахмановка һәм Ришат Мусинга тиңнәр булмады. Барлык катнашучылар да “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең Мактау грамоталарына һәм бүләкләренә лаек булды.  Фото - Алсу Ситдиковадан.
5 дней назад
“Дәүләт хезмәтләре” порталында шәхси мәгълүматны үзләштереп, мошенниклар кредитлар рәсмиләштерә башлады. Бу – мошенниклыкның яңа төре. Җирлегебездә быел шундый 7 очрак теркәлгән. 4 очракта мошенниклар корбаннарының һәркайсы исеменә 50 мең сумга кадәр микрозайм рәсмиләштергән. Район эчке эшләр бүлегенең җинаять эзләү бүлекчәсе җитәкчесе Булат Замалиев: - Портал аша 2-НДФЛ һәм башка белешмәләр, кайсы банктан кредит алырга мөмкин булуы турында бик күп мәгълүмат соратып алырга була. Мошенниклар турында хәбәрдар булмаганнар кырыкалдарлар кармагына бик тиз эләгә. Чит кешеләргә беркайчан да телефоныгызга килгән смс-кодларны әйтмәгез!  Фото - Татар-информ архивыннан.
1 прочтение · 1 неделю назад
Забота о ветеранах
Предусмотрены различные меры социальной поддержки ветеранов В районе насчитывается 120 ветеранов тыла, вынесших на своих плечах все тяготы войны в тылу. Пятеро из них имеют статус «Вдовы ветеранов войны». Около тысячи пожилых – дети войны. ПЕНСИОННОЕ ОБЕСПЕЧЕНИЕ Пенсионное обеспечение ветеранов Великой Отечественной войны осуществляется в соответствии с Федеральным законом «О страховых пенсиях» и Федеральным законом «О государственном пенсионном обеспечении в Российской Федерации». Ветеранам...
1 прочтение · 1 неделю назад
Поддержка личных подсобных хозяйств
Министерство сельского хозяйства и продовольствия РТ с 2016 года предоставляет субсидии гражданам, ведущим личное подсобное хозяйство, на возмещение части затрат на приобретение молодняка птицы (индеек, гусей, уток и цыплят-бройлеров) О порядке получения субсидии мы поговорили с консультантом управления сельского хозяйства и продовольствия района Эльзой Шамсутдиновой. – Эльза Алсуровна, все ли могут получить субсидию на приобретение молодняка птицы? – Субсидия предоставляется ЛПХ на возмещение...
1 неделю назад
10-12 май көннәрендә Алексеевск районында Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында ТР Волейбол федерациясе президенты Кубогына волейбол буенча ярышларның зона этабы тәмамланды. Мөслим районының спорт мәктәбе командасы 2 урынны яулады һәм турнирның финалына юллама алды. Команданың тренеры – Шамил Мадъяров. Фото – "Яшьлек" спорткомплексыннан.
1 прочтение · 2 недели назад
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, авыл хуҗалыгы формированиеләрендә чәчү эшләре тулы куәтенә дәвам итә. Бүгенге көндә район буенча 31 780 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылды. Бу барлык мәйданның 57,6 процентын тәшкил итә. "Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгы чәчү кампаниясен төгәлләде. Чәчү эшләрендә “Август-Мөслим” агрофирмасы - лидерлар рәтендә. Агрофирмада чәчү эшләре 75 процент мәйданда башкарылды. Аграрийлар бер үк вакытта игеннәрне тәрбияләү – яфрактан һәм тамырдан тукландыру эше белән дә мәшгуль. Чүп үләннәренә каршы көрәшү эше дә оешкан төстә дәвам итә.  Фото – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.
2 недели назад
Мөслим-информ хезмәткәрләре Татарстан журналистлары игълан иткән #МинемГеройМинемГаилә акциясенә кушылды. Сугыш еллары тарихы бер үк вакытта үзенең явызлыгы белән тетрәндерә дә һәм гади кешеләрнең батырлыгы, кыюлыгы белән гаҗәпләндерә дә! Минем бүген үземнең бабам - әниемнең әтисе турында сөйлисем килә. Әлеге тарих – кешенең чиксез рухи көче турындагы миллионлаган тарихларның берсе генә! Минем бабам Гыйниятуллин Мөҗип Гыйниятулла улы 1897 елда туа. Ул Гражданнар сугышында катнаша. 1941 елның 30 октябрендә армия сафларына - сугышка алына. Ул рядовой сапер булган. Документларга караганда, Глинск-Бородаевский утравында тирән комлы җирдә юл салганда, ул һичтуктаусыз берничә тәүлек буе эшләгән. Норманы 200-210 процентка башкарган. Авыр эшләр дошманның атышы һәм бомбалар шартлавы астында эшләгән. Шулай ук йөзүче күпергә җайланмалар төзүдә дә катнашкан, анда норманы 150-170% башкарган. Бу батырлыклары өчен Мөҗип бабай “Хәрби хезмәт” медале белән бүләкләнә. Соңрак бабам Венгриядә - Мартфю станицасы тирәсендәге Тиса елгасы аша үткәндә, дошманның пулемет уты астында паром кичүе төзү буенча эш башкарган. Ул дошманның утыннан курыкмыйча, берничә сәгать суда булуына карамастан, паромнарга пристань ясау һәм трос тарттыру буенча эшләрне ахырына кадәр тәмамлаган. Кичү төзү Тиса елгасының уң ярына боеприпас һәм артиллерияне күчерергә мөмкинлек биргән. Бабам тагын бер батырлыгын Майор авылы янында дошман оборонасын өзгәндә күрсәтә. Ул дошман уты астында 12 данә танкка каршы минаны зарарсызландырып, миналанган кырда юл сала. Хәрби биремнәрне үтәүдә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен ул “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Бабам, сугыштан исән-имин кайтып, әби белән бергәләп 5 бала үстерә. Сугыш башлангач, ул үзенең якташы белән вәгъдә бирешәләр: әгәр да аларның берәрсе исән калмый икән, икенчесе аның да гаиләсен тәэмин итәргә тиеш була. Мөҗип бабам үлгәнчегә кадәр якташының гаиләсенә ярдәм итеп яши. Горурланам! Гөлнара Хафизова. #МойГеройМояСемья
3 недели назад
#Мөслим_мәгарифе Алабуга шәһәрендә Алдынгылар хәрәкәтенең "Алга, киттек!" исемле форумы узды. - Форум эшендә катнашырга безнең районнан сайлап алу шартларын үтәгән Мөслим лицее командасы чакырылган иде. Команда тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Ксения Нәбиева белән берлектә үзләренең игелекле эшләре турында видеоролик әзерләде. "Лицей, Алга!" командасы "Беренче булырга" исемле махсус призга лаек булды, - дип хәбәр итәләр Мөслим лицееннан.  Фотолар - Мөслим лицееннан.
3 недели назад
#чиста_Мөслим Экологик айлык һәм Гаилә елы кысаларында Мөслим гимназиясенең 5 "А" сыйныфы укучылары әти-әниләре белән бергәләп "Чиста ярлар һәм алай гына да түгел" исемле акция оештырдылар. Яр буе территориясенең причалдан башлап күпергә кадәр өлешен көнкүреш чүп-чарларыннан арындырдылар. Акциягә шулай ук "Экодоблесть" экологик отряды әгъзалары да кушылды.  Фото - Мөслим гимназиясеннән.
1 прочтение · 3 недели назад
“Исламов” хуҗалыгының җир биләмәләре 10 мең гектар тәшкил итә. Басу-кырларда “Агромастер” компаниясендә җитештерелгән техника сынау уза. Айдар Галиев “Т-360” тракторын үзе җыеп чыккан. Биредә хезмәт куючы иң оста мастерларның берсе, диләр аны. – Минем тракторга “Тайлер-диск” агрегаты тагылган: җирне күлтили, тигезли, ашлама кертә, тырмалый, чәчә һәм катоклый – берничә эшне берүзе башкара, – ди Айдар. – Чәчү, урып-җыю вакытын көтеп алам. Тракторлар, сабан тургае тавышлары йөрәкне җилкетә, тыңлап туеп булмый.  Рәсемдә - "Исламов" хуҗалыгы механизаторы Айдар Галиев./ Лилия Шәймиева фотосы.
4 недели назад
#календарьда_дата 26 апрель Халыкара радиацион авария һәм һәлакәт корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Мөслимнең туган якны өйрәнү музеенда мәктәп укучылары өчен Чернобыль фаҗигасен искә алу көненә багышланган чара үтте. Кунакларны район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов сәламләде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова ветераннар белән горурлануын белгертте. Очрашуда райондашларыбыз Рәйхан Әлмөхәмәтов, Николай Емельянов, Рәшит Абеев, вафат булган ветераннарның тормыш иптәшләре дә катнашты. Ветераннар бу һәлакәтне ликвидацияләүгә чакырылгач кичергән хисләре белән уртаклашты. Бу көн – илебез өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен зур фаҗигане искә алу көне. Һәр елны әлеге аварияне хәл итүдә катнашып, батырлык үрнәкләре күрсәткән райондашларыбызга кадер-хөрмәт күрсәтелә, арабыздан киткән чернобыльчеләр хакында истәлекләр яңартыла. Фотолар - туган якны өйрәнү музеннан.
Ролики