Статьи
2 прочтения · 2 недели назад
Минем бабай Гобәйдуллин Галиулла Гобәйдулла улы, 1905 нче елда туган. Армиядә атлы кавалериядә хезмәт иткән. 1941нче елның август аенда сугышка китеп, пехота гаскәрендә стрелок булган. 1943нче елда Сталинград  кырындагы аяусыз сугышта һәлак була. Мин бабам белән горурланам. Тиңе булмаган батырлык һәм бөгелмәс ныклык күрсәтеп, немец-фашист илбасарлары белән сугышта Бөек Җиңү яулаучы, фронтта һәм тылда авыр сынаулар аша үтүче халкыбызга хөрмәтебез чиксез. Оныкчыгы Азалия, Олы Әтнә урта мәктәбенең 5 В сыйныф укучысы #МойГеройМояСемья
2 прочтения · 2 недели назад
Бөек Җиңүнең 78 еллыгы якынлаша. Кулыма кабат дәү әтием Шамил Сабировның фотосын кулыма алам. Дәү әтием Күлле Киме авылыннан. Шушы авылдан 17 яшендә сугышка киткән. Башта телләрдән төшмәгән Суслонгер лагеренда өйрәнүләр уза. Гомель, Брест, Польша шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Берлинга кадәр барып җитеп, исән-сау туган якларына әйлнеп кайтырга насыйп булган бәхетле шәхесләрнең берсе ул. Бәхетле димен, кулак малаена әтисез үсәргә, гаилә назын татырга насыйп булмаса да, сабырлык, ярдәмчел, мәрхәмәтле кебек сыйфатларны югалтмыйча гомер итте. ул. Мин аның бер генә тапкыр да сүгенгәнен хәтерләмим. Сугыш турында бөтенләй сөйләргә яратмый иде. Сугыш турында кинолар карамады. Бөек Җиңү бәйрәме көнне мин истәлекләрең белән бүлеш инде дәү әти, дигәч, якташы турындагы очрашуны искә ала иде. "Беренче сугышка винтовкалар асып, Югары Көек егете белән кердек. Ул яраланды. Ә 9 май - Җиңү көнен миңа да Берлинда каршыларга туры килде. Автоматчы булдым. Шатлыгыбыздан куанып, автоматлардан күккә атабыз. Шулчак янымда торган бер иптәш, "Шамил син түгелме соң бу?, - дип татарча дәшмәсенме. Якташым Гарәфи булып чыкты. Үзе бер шатлыклы очрашу булды бу. Кочаклаштык аның белән, сөенеп туя алмадык, - дип сөйләде ул. 1945 елның 9 май көнендә Берлинда алмагачлар ап-ак чәчәктә иде. Һич онытасым юк ул көнне", - дип искә ала идем дәү әтием. Туган якларына кайткач, балта остасы булып эшләде. #МойГеройМояСемья
1 месяц назад
Күңгәр авылында яшәүче Гөлүсә Гатиятуллинаның махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезгә бер тапкыр кулланыла торган ашлар әзерләп җибәрүе хакында хәбәр иткән идек инде. Гыйнварь аенда Гелүсә егетләргә ике төрле аш, үзе ясаган пакетлы чәйләр һәм «сухой душ» әзерләп җибәргән иде. Бу юлы да ул карабодайдан итле ботка, токмачлы аш, борщ, итле бәрәңге әзерләгән. Күпме хезмәт кергән бит монда. Асылда, районыбызда аның кадәр көч куючы юктыр да әле. Әнә бит үзе дә: “Бик күп көч керде. Кулым авырткан килеш ясадым . Туган як, туган йорт җылысы белән пешерелгән әлеге ризыклар егетләребезгә исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп итсен иде”, - ди ул.
1 прочтение · 1 месяц назад
Җомга көн кич белән, 5 апрельдә, Орск шәһәрендә Ырынбур урамы тирәсендә Җаек елгасында грунттан ясалган дамба җимерелде. Моңа кадәр дамбаның ике урынында су аккан инде, шуңа аның ишелү ихтималы булган. 10 меңнән артык кеше яшәгән 4 меңнән артык йортны су басты. Хәвефле районнардан кешеләрне вакытлыча урнаштыру пунктларына эвакуациялиләр. Шәһәрдә дә, гомумән Ырынбур өлкәсендә федераль дәрәҗәдә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Орскига йөзләгән коткаручыны җибәрде Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, Орскига дамба җимерелү нәтиҗәләрен төзәтер өчен 240 коткаручы һәм 113 берәмлек техника юнәлтелгән. Соңрак ведомство дамба җимерелү нәтиҗәләрен төзәтү максатында көч һәм чаралар төркемен арттырды. Вакыйга урынында барлыгы 440 белгеч һәм 217 берәмлек техника эшли, шул исәптә 30 йөзү чарасы (махсус көймәләр) һәм үтемлеге югары булган йөзүче транспортер.
2 прочтения · 2 месяца назад
Әтнәбезнең Ашыт елгасына быел да аккошлар кайтты. Аккош — Кызыл китапка кертелгән. Шуңамы, алар берничә ел инде Ашыт елгасы тыюлыгын үз итәләр. Язын кайтып бәбиләр чыгарганын, аларның үскәнен җәй буе һәркем күзәтә. Ул - суда йөзүче иң эре кош. Аккош гомеренең төп өлешен камышлы күл өстендә үткәрә. Алар салмак, мәһабәт, ышанычлы итеп йөзәләр. Быелгысы елда да мәһабәт кошларыбызны күзәтергә язсын, еллар имин булсын.
2 месяца назад
Бүген 27 март - Халыкара театр көне! Районыбызның барлык сәхнә осталарын, үзләрен шушы өлкәдә сынаучылар һәм Әтнә дәүләт драма театрының барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Сезгә яңа иҗат үрләре, ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләп калабыз! Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Театрда хезмәт иткән һәркемгә якты, бәрәкәтле гомер, сүнмәс иҗат, сәламәтлек телибез! Киләчәктә дә изге юлдан тайпылмыйча, матур, гыйбрәтле әсәрләр тудырып, халкыбызга хезмәт итәргә язсын! Районыбызда театр сәнгатен яратучы халык яши. Театр көне белән, дуслар! Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята. Яшәсен Театр!!!
2 месяца назад
20 март - бәхет көне Сез бәхетлеме? Үзегезгә бу сорауны биреп караганыгыз бармы? Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә теләк теләгәндә иң күп теләкләрнең берсе ул - "бәхетле булыгыз". Бу сүз еш кабатлангач, мәгънәсенә дә бик игътибар бирелми. Нинди зур, күп мәгънәгә ия сүз бу. Бүген бәхет көне икән. Нәрсә соң ул бәхет? Кемдер бәхетне рухи байлыкта, кемдер сау-сәламәт булуда, кемдер җитәкчелек итүдә, мәхәббәтен табуда, гаиләдә, хезмәттә, әти-әнисе исән булуда, матди яктан тәэмин ителүдә күрә. Санап китсәң, бик күп санарга була. Югыйсә, әниеңнең бер мактап башыңнан сыйпавына да бәхеттән "күкнең җиденче катына" менәсең. Алар бер-берсен, әлбәттә, тулыландыралар. Һәрнәрсәнең уңай ягын күрә белеп, канәгать булып яшәргә язсын һәркемгә. Бөтен нәрсә тора бәхеттән Бөтен нәрсә тора бәхеттән, Бәхетең булса, була барсы да: Биек-биек алтын сарайлар Килеп баса синең каршыңа. Килә байлык, килә дәрәҗә, Нәрсә алма — шуннан уңасың. Мәҗлесләргә барсаң әгәр дә, Һәрвакытта түрдә буласың. Кайгылардан башың иелми, Күкрәк киереп горур йөрисең. Биеклеккә бәхетең менгерә, Зур көч куеп үзең менмисең. Бар да тора, әйе, бәхеттән, Бәхетлеләр очмый тәхеттән. Тик бәхетне каян аласы? Шуны белми адәм баласы. Эзли җирдән, эзли күкләрдән, Кайдан уза бәхет юллары? Кешегә бит күп тә кирәкми, Бәхет кенә кирәк нибары, Бәхет кенә кирәк нибары. Фәнис Яруллин
1 прочтение · 2 месяца назад
Соңгы вакытта таныш булмаган телефон номерларын алмый да башладык инде. Әмма кайвакыт бәлки кирәк кешедер, дип таныш булмаган номерларга дәшеп куябыз шул. Тик шулай да бәлки кирәкле кешедер, дип таныш булмаган номерларга дәшеп куябыз шул. - Кабат якының бәлагә тарыды, яки банк хезмәткәрләре булып ялган шалтырату очраклары күбәеп китте. Шуңа күрә район халкын тагын бер кат кисәтәсе килә. Полиция, банк һәм башка өлкә хезмәткәрләре бернинди дә шәхси мәгълүматларны сорамыйлар. Ниндидер программалар да куярга кушмыйлар, - дип кисәтеп үтте җинаятьчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ирек Бәйрәмов.
2 прочтения · 3 месяца назад
10 март көнне ахшам намазыннан соң Рамазан аена керәбез. Димәк бу төндә үк беренче тәравих намазны укыйбыз. Татарстан Диния нәзарәтеннән билгеләнгәнчә, ул ястү намазыннан соң, 20 рәкәгать итеп башкарыла. Ә 11 март көнне иртәнге сәхәрдән Ураза башлана һәм 10 апрельгә кадәр дәвам итә. Ачыклап узыйк: Рамазан – зур мөмкинлекләр ае. Ураза тотучыга Аллаһы Тәгалә биш Рәхмәт насыйп итә: 1) ифтар, сәхәр; 2) тәүбә; 3) Коръәни Кәрим; 4) тәравих; 5) Кадер кичәсе. Бу ай – ганимәт, нигъмәт, табыш ае һәм бу – дәүләт, байлык дигән сүз. Уразаны дөньяда байлыкка ирешер өчен түгел, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, ахирәт дәүләтенә ирешер өчен тотабыз. Ягъни, күп итеп Коръән уку, Аллаһ Раббыбызны күпләп зикер итү, шулай ук тәүбә кылу һәм шөкер итү кирәк. Ә ураза тотуның иң беренче шарты – бары Аллаһ ризалыгын өмет итеп ураза тоту нияте булырга тиеш. Рамазан аенда Ураза тотуның Ислам динендәге 5 нигез – 5 фарызның берсе икәнен һәрдаим истә тотыйк. Ураза – асылда ашау, эчү, якынлык кылудан тыелу ул. Шулардан тыелмасаң, ураза бозыла. Әмма тыелу дигәндә гайбәт, ялган, ачуланышу кебек гамәлләрдән дә тыелу мөһим. Уразаның асылы – үзеңнең телеңне, колагыңны, күзеңне дә саклау. Рамазан аенда боларны сакламасаң, гамәлләребезнең әҗер­савабы югала. Кыямәт көнендә хәтта тел, күз, колаклардан да соралыр. Кайбер кеше көне буе ураза тота, әмма «вакыт узсын» дип, радиодан көне буе җыр тыңлый, концерт, сериаллар карый. Бу вакытта йөрәк тә харамга катнашырга, харам булган начар уйлар да килергә мөмкин. Шушы тыюларны үтәгәндә генә уразабыз камил булыр, иншәАллаһ. Белүебезчә, ураза ае өчкә бүленә: беренче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәте; икенче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең гафу итүе, ярлыкавы; өченче ун көне – уттан котылу көннәре. Боларны өмет итеп тырышучы кеше «мөхсин», ягъни ихласлы кеше була. Ураза – ул Аллаһы Тәгалә белән Аның колы арасындагы сер. Аллаһы Тәгалә Үзе генә безнең уразалымы, түгелме икәнне белә. Шуңа күрә дә Раббыбыз: «Ураза Минем өчен (чөнки ул яшерен). Аның әҗерен Үзем бирәм», – ди.
2 прочтения · 3 месяца назад
Район юлларында транспорт белән идарә итүчеләр, шулай ук җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары гел күзәтелеп тора. 24 гыйнвардан 31 гыйнвар аралыгында район юлларында 30 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Юл иминлеге инспекторлары тарафыннан куркынычсызлык каешын такмыйча йөргән – 3, каршы як полосага чыккан – 3, штрафын вакытында түләмәгән өчен – 1, документларсыз идарә иткән – 1, номерлары укырлык дәрәҗәдә булмаган – 3 машина йөртүчеләргә протоколлар төзелгән. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен санламаган 1 җәяүле административ җавапка тартылган. 22 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр “Каршы як полоса” операциясе узды. Әлеге операция барышында 3 машина йөртүчегә протокол төзелде һәм 5 мең сум күләмендә штрафлар салынды.  Юлларда игътибарлы булыйк.
4 прочтения · 4 месяца назад
Юлда йөргәндә генә түгел, машинадан төшкәч тә игътибарлы булырга кирәклене искәртәсе килә. Бүген Олы Әтнәнең Совет урамы 33нче бина янында юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Сәбәбе: машинадан төшкәндә тормоз ручнигын куерга оныту. Нәтиҗәдә машина тәгәрәп төшеп, бина каршында туктап торган машинага килеп бәрелгән. Бәхеткә зыян күрүчеләр юк.
3 прочтения · 4 месяца назад
Иске Мәңгәр клубында, "Кыш бабайның капчыгында ниләр бар?" исемле балалар ёлкасы булып узды. Көннәр суык булуга карамастан, бәйрәмгә балалар да, әти-әниләр дә, әби-бабайлар да күпләп килгәннәр иде. Һәр бала да, Кыш бабайга әзерләгән үзләренең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын бүләк иттеләр. Кыш бабайда, үз чиратында, аларга үзенең капчыгыннан күп бүләкләр таратты. Бәйрәм күңелле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Поп-корн, баллы мамык сату ноктасы даэшләде. Җылы, якты, матур клубта бәйрәм бик күңелле үтте.
Видео