“Ак гөлләрдән җан җылысы алып, йөрәкләргә саласы иде”

22.06.2018

Медицина хезмәткәрләре көне һәр елны июньнең өченче якшәмбесендә бәйрәм ителә. Быел да ул “ак чәчәкләр”нең елмаюларына, матур, җылы хисләргә, лаеклы рәхмәт сүзләренә күмелеп үтте.

“Башкортостан”дәүләт концерт залында үткән тантанада республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов табибларны, шәфкать

– Сезнең хезмәт демографик хәлне, илдә, аның төбәкләрендә кеше потенциалын яхшыртуда зур әһә­мияткә ия. Бүген бу мәсьәләләрнең гомум милли төсмер алуын Русия Федерациясе Президентының май Указы да раслый, – дип билгеләде үз чыгышында республика Башлыгы. – Башкортстан медицина­сының һәрвакыт алдынгы урыннарда булуын бик телим. Моның өчен бездә барысы да җитәрлек: искиткеч коллективлар, табиблар, фән, матди база, финанс ресурлары, мөмкинлек­ләр.

Үз чыгышында республика Башлыгы төбәк үсеше өчен мөһим булган иң әһәмиятле мәсьәләләргә тукталды.

Кешенең уртача гомер озынлыгы 2024 елга – 78, 2030да 80 яшькә җитәргә тиеш. Бу күрсәткечләргә сәламәтлек саклау өлкәсендәге ныклы үзгәрешләрдән башка ирешеп булмаячагын ассызыклады республика Башлыгы.

Түбәндә республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов чыгышында бил­геләгән өстенлекле юнәлешләргә һәм бурычларга аерым тукталабыз.

Хезмәт яшендәге халыкның үлемен 100 мең кешегә 350 очракка кадәр киметергә кирәк. Әлегә бездә бу күрсәткеч – 540 очрак.

Кан йөреше системасы авыруларыннан үлем очракларын 100 мең кешегә 450 очракка кадәр киметү максат итеп куелды. Бүген бу сан – 500. Аерма зур түгел, әлеге күрсәткечкә ирешергә мөмкинлек барлыгын билгеләде Рөстәм Хәмитов.

Яман шеш 100 мең кешегә 185 очрактан артык булмаска тиеш. Әле бездә бу күрсәткеч – 182. Шуңа карамастан, бу авыруны ачыклау очраклары елдан-ел арта баруы һәм тотрыклылыкны югалтмаска кирәклегенә басым ясалды.

Яңа туган балалар үлеме – 1 меңгә 4,5 очрактан артык булмаска тиеш. Бүген республикада бу күрсәткеч – 5,6-5,7. Соңгы ел ярым эчендә 7дән 5,5кә төшерүне яхшы хезмәт нәтиҗә­се, дип билгеләде республика Башлыгы.

– Сәламәтлек саклау өлкәсенә без зур ресурслар юллыйбыз. Үткән ел 60,5 миллиард сум, быел яңа төзелешләр исәбенә 68,5 миллиард сум, – диде республика Башлыгы.

Алдагы елларда медицина өлкә­сендә хезмәт хакы лаеклы булачагын ассызыклады Рөстәм Зәки улы.

Якын арада төзеләчәк объектлар билгеләнде:

Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең яңа поликлиникасы искесеннән бик нык аерылып торучы яңа объект булачак.

Кардиоүзәкнең хирургия корпусы – кыйммәтле, монументаль корылма булачак. Аның республика өчен бик кирәк булуы көн кебек ачык.

Алдагы елда онкология дис­пансеры­ның яңа корпусы эшли башлаячак. Төзелеш зур тизлек белән бара.

Өч елда дистәдән артык зур объект төзү планлаштырыла.

– ФАПлар челтәрен киңәйтеп, авылда күчмә медицина хезмәтлән­дерүен үстерү мөһим. Быел янә 30 ФАП ачылачак, төпкел авыллар өчен 20 күчмә медицина комплексы алынды, – диде республика Башлыгы.

Табибларга дефицитның да кимүе билгеләнде. Соңгы берничә елда бу дефицит 600 кешегә кимегән. “Авыл табибы” программасы уңышлы эшли. 1,3 мең яшь белгеч бу программа буенча эшкә чыккан. “Авыл фельдшеры” программсы буенча 120 белгеч җәлеп ителгән.

Тормышыбызга заманча техноло­гия­ләр үтеп керүнең мөһим икәнен ассызыклады Рөстәм Хәмитов. Бүген барлык оешмалар, авыл дәваханә­ләренә кадәр, бердәм мәгълүмати системага берләштерелгән. 30 үзәктән торган телемедицина челтәре оештырылган.

Табиблар өчен бу казанышлар билгеле булса да, Медицина хезмәткәрләре бәйрәме – республика кешеләре алдында башкарылган эшләр хакында җавап бирү көне икәнен билгеләде республика Башлыгы.

Бүген Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә һәм Башкортстан мәгарифне үстерү институтында электрон форматта барлык тармакларны үз эченә алучы яңа уку-укыту үзәге ачылды. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә мондагы мөмкинлекләрне куллану хакында төпле уйланырга кушылды.

– Киләчәк – превентив медицинага, миокард инфарктын, йөрәк өянәген, инсультны, яман шешне һәм башка авыруларны кисәтә алган, дәвалау­ның “юл картасын” төзеп, организмны гомум сәламәтләндерә алган ясалма интеллектка бәйле, – диде республика Башлыгы.

Бүген иң кискен мәсьәләләрнең берсе – ташламалардан файдаланучыларны дарулар белән тәэмин итү. Тиешле ведомстволарның килешеп эшләмәве сәбәпле, күпләр даруларны вакытында ала алмады. Рөстәм Зәки улы бу максатта өстәмә рәвештә 480 миллион сум бүленүен һәм барлык авыруларга да рецептлар буенча тиешле дарулар алу мөмкинлеге булачагын әйтте.

Җәмгыятьтә сәламәтлек саклау мәдәниятен үстерү мөһимлегенә басым ясалды. Әле 2025 елга кадәр республикада сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру Стратегиясе әзерләнә. Бу документның бик зур әһәмиятен һәм сәламәт тормыштан башка тиешле күрсәткечләргә ирешә алмаячагыбызны ассызыклады республика Башлыгы.

Рөстәм Хәмитов үз чыгышында еш сөйләнмәгән темага да кагылды, ул – алкоголизм. Хезмәт яшендәге кеше­ләрнең үлүе, бәхетсезлек очраклары, аварияләр, көнкүрештәге үтерешләр – барысы да эчкечелек бе­лән бәйле. Бу күренешкә каршы ныклы көрәшкә тотынырга кирәклеге әйтел­де.

Шифаханә-курорт системасын да үзгәртү зарурлыгына басым ясалды. Республикада алар – 10. Урыннар – 3,5 мең. Алар тотрыклы акча кертеп тора. Ләкин нинди бәя белән? Халык­ның күбесенә Төркиягә барып кайту арзанракка төшә. Бездәге шифах­а­нәләр илдә яхшылардан саналса да, аларны үзебезнең халыкка файдалы итү өчен үзгәрешләр кирәклеге ассызыкланды.

Республика Башлыгы даны төбәк­тән читкә таралган, зур уңышларга ирешкән медицина хезмәткәрләрен мактап телгә алды. Иң яхшы медицина хезмәткәрләре аның кулыннан югары дәүләт бүләкләре алды.

Бүләкләү тантанасын республика­ның сәламәтлек саклау министры Әнвәр Бакиров дәвам итте, ул медицина хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап, “Русия Федерациясенең Сәламәтлек саклау отличнигы” билгеләрен, Почет грамоталары тапшырды.

Тантана концерт белән тәмам­ланды.

Ләйсән Якупова.