Америкада бер хатын фикуска кияүгә чыккан

29.03.2018

АКШның Флорида штатындагы Форт-Майерс шәһәрендә яшәүче Кэрен Купер исемле хатын фикус белән никахка керергә карар иткән. Ни өчен ул бу адымга барган соң? Эш шунда, 100 еллык агачның тамырлары парктан читкә чыга башлагач, шәһәр хакимияте аны кисәргә булган.

Кэрен Купер сүзләрен караганда, Мексикада бер хатынның урманны кистермәс өчен агачка кияүгә чыгуы турында белгәч, шушы адымга барырга булган.

Америка хатынының фикус белән “туе” паркта үткән. Кунаклар чәчкәләр һәм торт алып килгән. Никахка керүчеләргә балдакларны “Кечкенә аю” кушаматлы эт китереп биргән.

Агачның “хатыны”, әгәр шәһәр хакимияте фикусны кисәргә уйласа, тол калам инде, дип шаярта ди.

Кэрен Купер белән фикусның “туеннан” соң шәһәр җитәкчеләре 100 яшьлек агачны саклау турында уйлый башлаган. Ләкин әле тәгаен карар кабул ителмәгән.