Авылга кооперация кирәк!

29.03.2018

Шаранда үткән агрономик конференциядә моңа аерым басым ясалды.

Шаран районында республиканың көньяк урман-дала зонасына караган районнарында язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган агрономик конференция үтте. Анда (Авыргазы, Бакалы, Гафури, Дүртөйле, Ишембай, Илеш, Кырмыскалы, Кушнаренко, Уфа, Чакмагыш районнары) авыл хуҗалыгы идарәсе начальниклары, хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләр, галимнәр катнашты.

Чараның пленар өлешендә җыелучылар алдында республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов чыгыш ясады. Ул язгы кыр эшләренә әзерлек, хуҗалыклар алдында торган көнүзәк мәсьәләләр турында сөйләде. Авыл эшчәннәре өчен бурычларның һәммәсенең мөһимлеген ассызыклап, министр үзенең чыгышында авыл хуҗалыгы җитештерүен табышлы итү өчен кооперация төзү кирәклегенә аерым басым ясады.

Билгеле булуынча, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов авылга дәүләт ярдәме күрсәтү юнәлешләренең берсе — авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү, дигән иде. Бу юнәлештә эш башланды, әмма ул әлегә сүлпән. Район саен алар 3-4 тән артмый. Республика буенча 2018 елда йөзләрчә кооператив төзү планлаштырыла. Шушы максатка 300 миллион сум акча да бүленәчәк яки авыл хуҗалыгы кооперативына грант төрендә ярдәм күрсәтелә. Кооперативлар башлыча дүрт төрле эшчәнлеккә махсуслаша: эшкәртүчеләр (ит, балык, сөт, яшелчә һәм җиләк-җимеш эшкәртү, икмәк-күмәч пешерү, урман һәм агач материалларын җитештерү); сатучылар (саклау, сортларга аеру, киптерү, юу, савытларга тутыру, төрү, килешүләр төзү, куллану базарын өйрәнәү, реклама); хезмәтләндерүчеләр (мелиорация, ремонт-төзелеш эшләре, ветеринария тикшерүләре үткәрү, токымчылык, ашламалар, химикатлар кертү, аудиторлык эшчәнлеге, консультация, медицина, транспорт, шифаханә-курорт хезмәтләре); тәэминат кооперативлары, аңлашылуынча, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өчен кирәкле чимал-товарларны сатып алу һәм сату максатыннан төзелә.

Шулай ук авыл хуҗалыгы кооперациясе халыкның мәшгульлеген тәэмин итү, авыл биләмәләрнең салым базасын ныгытуга булышлык итәргә тиеш.

Шаран районында 6 авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе, 96 крестьян-фермер хуҗалыгы, 8 меңнән артык шәхси ихата бар. Район хезмәтчәннәренең язгы хәстәрлекләре хакында Шаран районы хакимияте башлыгы Илгиз Сәмигуллин бәян итте.

Конференция дәвамында чәчүне вакытында һәм сыйфатлы үткәрү, финанслау, рентабельлелек, җир мөнәсәбәтләре мәсьәләләре һәм башка көнүзәк проблемалар тикшерелде.

Гамәли өлеш “Шаранагрогаз” җәмгыятендә дәвам итте. Предприятие җитәкчесе Тимергали Тимеркәев җыелучыларны урында тупланган тәҗрибә белән таныштырды.

Идрис Сәетгалиев
Шаран районы