Башкортстанда полиция өч һәм дүрт яшьлек балаларны эзли

Салаваттан бер хатын 10 июльдә ике баласы: өч яшьлек Егорның һәм дүрт яшьлек Таисиянең югалуы турында гариза язган.
Аның сүзләре буенча, балаларны әтиләре алып китүе ихтимал. Алар әле аерылышу чигендә.

“Әлеге вакытта балигъ булмаганнарны эзлиләр”, дип хәбәр иткәннәр “Башинформ” агентлыгына республика буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Шунысы билгеле: әни кеше балалары белән бергә иреннән башка гына Салаватка әниләренә кунакка кайткан булган.

Соңыннан ир, шунда кайтып (гаилә Мәскәүдә яши), балаларны саф һавада йөртеп кертәм дигән сылтау белән аларны билгесез юнәлештә алып киткән, дигән фараз бар.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы сайтыннан алынды.

Фото социаль челтәрдән алынды.