Бавырсагы телеңне йотарлык!

Дүртөйле районының Көшел авылында “Бәхет тавы – бавырсак” дип аталган күркәм бәйрәм узды. Чараның атамасыннан ук аңлашылуынча, аның төп геройлары татар-башкортның гына түгел, барлык төрки халыкларның милли ризыгы булып танылган бавырсак пешерү осталары булды.

Бәйрәмгә аш-су осталары Дүртөйле районының барлык диярлек авылларыннан җыелган иде. Өстәлләрдә самавырлар чыжлап утырды, чарага килгән халык өчпочмак, тәбикмәк, бәлеш һәм, әлбәттә, бавырсак белән тәмләп чәй эчә алды.

Бәйрәмне Дүртөйле районының Иванай мәдәният йорты каршында күп еллар уңышлы эшләп килүче “Изге ай” һәм Яңа Биектау авылы мәдәният йортының данлы “Сүнмәс йолдызлар” фольклор ансамбльләре ачты. Милли киемнәрдәге үзешчән артистлар “Бавырсак бәйрәме”н сәхнәләштерде.

— Бавырсак, чәкчәк, төш — әлеге милли ризыкны төрле төбәктә төрлечә атыйлар, — дип бәян итте “Сүнмәс йолдызлар” ансамбленең алыштыргысыз әгъзасы, берничә шигъри җыентык авторы Флүрә Газизова. — Зур бәйрәмнәрдә өстәл түренә куйганнар аны. Әлеге ризык хакындагы риваятьне беләсезме? Борын-борын заманда бик усал бер хан яшәгән. Ай саен чәчен кисәргә ханлыгында яшәүче егетләрне чакырткан ул, тик соңыннан аларның берсе дә йортына әйләнеп кайталмаган, хан һәрберсен үтертә торган булган. Менә ханның чәчен алу өчен бер фәкыйрьнең улын чакыртканнар.

— И әнием, мәңгегә хуш инде, туган өем бусагасын кабат атлап керә алмам, — дип, күз яшьләрен түккән үсмер.

— Балам, кайгырма, ятып йокла. Иртәнгә барысы да яхшы булыр, — дип юаткан аны зирәк анасы.

Улы иртән торуга ул күп итеп бавырсак пешереп куйган.

— Улым, мин бу бавырсакны күкрәк сөтемә изеп пешердем, аны үзең белән ал, — дигән.

Үсмер хан сараена юл тоткан. Ханның чәчен ала башлар алдыннан, өстәлгә авыз суларын китерерлек бавырсакны куйган. Хан, әлбәттә, ризыкка карап кына утырмаган, үрелеп алып ашый башлаган. Үсмер чәчен алып бетергәнче, ул бавырсак тавының бер ягын шактый кечерәйткән. Ә чәч кисүче ханның башында мөгезе барлыгын күреп таң калган. “Менә ни өчен ул үзенең чәчен кисүчеләрнең һәрберсен үтертеп барган! Мин дә котыла алмам инде”, — дигән уй үсмернең аңын көйдереп үткән. Ниһаять, эш тәмамланган.

— Нинди тәмле ризык бу? — дип сораган хан.

— Бу бавырсак. Аны әнием күкрәк сөтенә изеп пешерде, — дип җавап биргән үсмер.

— Алай булгач, без синең белән туганлашкан булып чыгабыз бит. Хәзер мин ничек итеп үз энемне үтерим? — дигән хан.

Бераз уйлангач, ул үсмерне үзенең рәсми чәч кисүчесе итеп эшкә алган. Әлбәттә, тегесе дә аның мөгезе хакында беркемгә беркайчан да әйтмәгән...

Үзешчән артистлар үз чыгышларында иң зур “бавырсак тавы”ның 2014 елда Казахстанда әзерләнүен әйтеп үтте. Аның авырлыгы 856 килограмм тәшкил иткән һәм аны хатын-кызлар бәйрәменә пешергәннәр икән. Безнең туган республикабызда әзерләнгән иң зур “бавырсак тавы” 176 килограмм булган.

Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды. Яше-карты концерт карады, сабантуй уеннарында катнашты, төрле бүләкләргә ия булды.

Бавырсак пешерүчеләр арасында да бәйге кызу барды: аларның һәркайсы үзе әзерләгән ризык белән хөкемдарлар һәм халыкны сыйлап кына калмады, җыр, җор сүз белән дә ярышты. Иске Кәңгеш авылы мәдәният йорты җитәкчесе Флидә Сәхипованың иҗат җимеше һәркемдә соклану уятты: роза чәчәкләре “кунган”, төрле төсле сәйләннәр тезелгән биек бавырсак тавы күрер күзгә күркәм булу белән бергә бик тәмле дә иде. 45 ел мәдәният йорты җитәкчесе булып хезмәт салучы Флидә ханым бавырсак пешерү буенча осталык дәресе күрсәтте. Моның өчен бәйрәм мәйданында учак тергезеп, казан асылды. Тамашачылар бавырсак камырын басарга, пешерергә, аннары балга манарга өйрәнде. Флидә апа әзерләгән телеңне йотарлык ризыкны ашап та карый алды. Алга китеп шуны әйтик, Флидә Сәхипова “Иң тәмле һәм күркәм бизәлгән бавырсак” номинациясендә җиңүче исемен яулады.

Жюрига эшләү җиңел булмады. Ни дисәң дә, бавырсаклар берсеннән-берсе тәмлерәк иде. Эшләр төрле номинацияләрдә билгеләнде. Шулай итеп, иң оста бавырсак пешерүчеләр дип Иске Баеш, Җитемәк, Чишмә, Яңа Кәңгеш, Тәкәрлек, Иске Кәңгеш, Таш-Елга, Тайморза авыллары хатын-кызлары танылды. Бәйгедә катнашучыларның күбесе авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре булуын әйтеп үтик. Советлар Союзы Герое Василий Горшков исемендәге Яшьләр үзәге белгечләренең коллектив эше дә игътибарны җәлеп итте. Шул ук вакытта аерым хуҗабикәләр дә үз эшләрен тәкъдим итте. Алар арасында Резеда Салихова, Ирина Мөхәммәтшина һәм башкалар бар иде. Туган авылы Тәкәрлеккә Америкадан кунакка кайткан Лола ханым Мәхмүтҗанова да бәйрәмгә бавырсак пешереп өлгерткән.

— Бик еракта гомер кичерсәм дә, туган ягыма ел саен кайтырга тырышам. Халкымның йолаларын, милли ризыкларыбызны бар йөрәгем белән сөям, — диде ул.

Бәйрәмгә бавырсак әзерләп алып килгән беркем дә бүләксез калмады. Көн кояшлы булды, чарада катнашучылар рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.

Миләүшә ЛАТЫЙПОВА,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Дүртөйле районы.