Бер җиләк - 12 сум

Сатып алыргамы, үзең җыяргамы?

Моны һәркем үзе хәл итә. Чүгәләп җиләк җыеп йөрмик, дисәк, шәһәр халкына урманы да, бакчасы да булган базарга барабыз инде.
Килдек. Карыйбыз. Кавырсын стаканга тутырылган җиләкне 120 сумга сата әбекәй. Пөхтә генә үзе, елмаеп тора, авылдан килгәне төс-кыяфәтенә, киенү рәвешенә чыккан. Җиләк исеннән башлар әйләнә, әмма аң томаланмый, саныйбыз. Бер, ике... ун җиләк. Туктале, моның һәрберсе 12 сум була түгелме соң?
Каен җиләге! Монысын урман биргән. Бәлки, арзанрактыр?! Бер литр сыешлы кавырсын чиләк җиләкнең хакы - 400 сум. Санап бетереп булмый боларын, шулай да берсе 40-45 тиен торадыр. Арзан түгел. Урман бирә дә бит, китереп бирми шул.
Ә сез җиләккә ничек баерга уйлыйсыз? Бу хакта хәбәрләр көтәбез.

Фото: Фото "ProKazan.ru" сайтыннан алынды