Бәләбәйдә яңа балалар бакчасы төзелә

22.06.2018

Бәләбәйдә 150 урынлык заманча балалар бакчасы төзелә башлады, дип хәбәр итә “Башинформ” агентлыгы.

"Балалар бакчасы Башкортстан оештырылуга 100 ел тулуга йөз объект төзелеше кысаларына салына. Төзелеш республика казнасы исәбенә финанслана, объектны салу өчен 171 миллион сум юнәлтеләчәк. Бакча балаларны 2019 елның дүртенче кварталында кабул итәчәк”, - дьюи Төзелеш буенча республика дәүләт комитетының матбугат секретаре Анастасия Сабликова.

Башкортстан Капиталь төзелеш идарәсе төзелешнең дәүләт заказчысы булып тора, генераль төзүче - “Главспецстрой” җәмгыяте.

http://kiziltan.ru/budni/12266-blbyd-yaa-balalar-bakchasy-tzel.html

Олег Яровиков фотосы.