Бәләкәй генә Үткеннең олы тарихы бар!

14 июльдә Дүртөйле районының Үткен авылында зур тантана – “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үтте.

Чарада Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин, аның урынбасары Салават Мөкъминов, “Ленин” исемендәге токымчылык заводы" генеральный директоры Альберт Дәүләтбаев, Суккул авыл Советы хакимияте башлыгы Радик Ямаев, авылдашлар һәм кунаклар катнашты.

Үткен авылы халкы мондый олуг бәйрәмгә лаек. Бу урында ата-бабаларыбыз 300 елга якын ел элек нигез корган. Алар, башка якташлары кебек үк, Русия, Башкортстан һәм Дүртөйле районы тарихында үзләренең җуелмас эзен калдырган. Бәләкәй генә Үткеннең дә олы тарихы бар!

Бәйрәм чарасы турында тулырак “Кызыл таң”ның алдагы саннарының берсендә укырсыз.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин фотосы