“Өч таган” фильмы Гафури районында төшереләчәк

22.06.2018

Башкортстанда Мостай Кәримнең “Өч таган” повесте буенча шулай ук аталган тулы метражлы нәфис фильм төшерәчәкләр.

Фильмны төшерү урыны итеп республикабызның иң гүзәл табигатьле җирләренең берсе ‒ Гафури районының Толпар авылы сайланган. Бу авыл бер айга кино төшерү мәйданчыгына әвереләчәк. “Өч таган” фильмын “Башкортостан” киностудиясе һәм “Аскарфильм” кинокомпаниясе төшерәчәк. Режиссеры - Айнур Аскаров.

(Фото “Foto-planeta.com” сайтыннан алынды).