Чалгы моңын сагынам...

Үткәндәге йолаларны, тормыш рәвешен юксынып сөйләргә генә калмасмы?

Ялларда балалар белән авылга кайттык. Узган елда обелиск ачкан идек, шуны чүп баскан икән, чәй эчеп алу белән шунда кузгалдык. Мәйданы зур гына, эшләрне кичкә кадәр бетерергә кирәк.

Узган көз газон үләне чәчкән идек, бөртеге дә чыкмаган. Аның каравы, куе урман кебек башка чүп үләннәре баскан. Урманнан кайтарган кара балчыкта һәрберсе үзенә урын тапкан. Чүп үләне белән ике сәгатьләп көрәшкәч, хәл бетеп, ял итәргә утырдык. Ә эшнең әле яртысы да эшләнмәгән.

Балалар ял иткән арада мин обелискның чит-читләрен чабып алмакчы булдым. Шуңа гөлләргә сибәргә дип күрше йортка суга кереп баручы кызыма: “Чалгы да сорап чык әле!” — дип эндәштем. “Аларның чалгылары юк”, — дип, су гына күтәреп чыкты кызым. Бу бала я аңлатып сорамагандыр, я хуҗалар танымагандыр, шуңа бирмәгәннәрдер, дип, икенче йортка җибәрдем. Үзем гөлләргә су сибеп, корал көтеп утырам. Кызым аннан да кулын селтәп чыкты.

— Әни, аларда да чалгы юк, — дигәненә бик аптырадым.

— Син дөрес итеп сорадыңмы соң, обелиск тирәсендәге үләнне чабарга чалгы биреп торыгыз әле, дип әйттеңме? — дип төпченәм.

— Син мине бөтенләй юньсез дип беләсеңмени? “Коса” димәдем инде, чалгы сорадым, — ди кызым, үпкәләбрәк.

Шулай итеп тагы бер-ике өйгә кердек, әмма берсендә дә чалгы тапмадык. Чалгысыз авыл буламыни, дип аптырап торганда кызым чираттагы өйдән чыкты.

— Әни, син тормыштан артта калгансың, аларның барысында да триммер. Мин бу юлы ныгытып сорадым, нигә чалгылары юклыгын ачыкладым. Чыннан да, печән хәзерләмәгәч, нигә кирәк ул чалгы?! — ди кызым.

— Менә сиңа мә! — дип тел шартлатудан башка чара калмады. Шулай да, “Болар өлкән кеше, боларда чалгы булмый калмас!” — дип, олы яшьтәге бер апаларга юнәлдем. Чыннан да, аның чалгысы эшен яңа бетереп, сулы ваннада “ял итеп” тора иде.

— Үзем дә яңарак кына ихатаның үләнен чабып алдым әле, бил буе булган иде. Ал, кызым ал, түлке яналмаган, — дип, хуҗабикә чалгысына ишарәләде.

Мин янугычны кесәгә салып, ниһаять, корал табып килгәндә чалгы сорап кергән теге йорттагы егет триммерын тотып килеп җитте.

— Бик интегеп утыйсыз, үзем генә йөртеп чыгыйм әле, — дип, биш минут эчендә обелиск тирәсен кистереп тә чыкты.

— Тамырлары кала бит болай! — диюемә кызым:

— Әни, рәхмәт әйт, беләкләр беткән иде инде чүп утап. Тамыры калса соң, үсә торырлар — шушылай кисә торырлар, — дип, минем авызымны япты.

Әлбәттә, без ике сәгатьләп интегәсе урынны ун минут дигәндә чистартып чыккан егеткә рәхмәтләр укып калдык. Әмма сенажга ваклаган кебек вакланып, тирә-якка чәчелгән үләннәргә карап эч поша гына бит! “Күпме печән әрәм булды!” — дигәнемне сизми дә калдым.

Балалар пырхылдап көлеп җибәрде. “Печән әрәм булды”ны каян аңласын инде алар?! Печән кадерен белмәүче буын бит. Заманында, яланда уймак кадәр чабылмаган урын күреп кайтса да, әткәй, чалгысын күтәреп, шунда китә иде. Бүлеп биргән печәнлекнең печәне абзар тулы малга кышкылыкка җитмәгәч, печәнне кем кайдан таба ала, шуннан эзләп чаба идек бит. Ул чакта һәр йортта икедән дә ким сыер асрамыйлар иде. Аның янына башмагы, бозаулары, унар-егермешәр сарык, күп кеше ат тота иде, кош-кортын сөйләп тә торасы түгел инде. Хәзер авылда мал да юк, печәнгә мохтаҗлык та юк, аның кадере дә юк.

— Әни, син печән жәллисең, әнә бит, урам тулы печән! — дип уйларымнан бүлдерә балалар.

Әйе, элек тап-такыр булган авыл урамнарын хәзер, чыннан да, үлән баскан. Яшәлгән йорт аллары гына чабылган. Ә андый йортлар бик сирәк, урамның калган җирендә, тыкрыкларда куе үлән үсеп утыра. Авылларга бөтенләй хас булмаган бу күренеш, әлбәттә, күңелне кыра. Тик бу — чынбарлык, бәләкәй авылларның күбесе шушындый хәлдә.

Безнең очны гына алыйк: егерме йортның дүртесендә генә яшәүче калган, дүрт йортка өч әби, ике бабай. Иң яшенә 76 яшь, өлкәнрәкләренең яше 85не узып киткән. Балалары кайтмаса, урамны тәртипкә китерү аларның кулларыннан килми. Хәер, сирәк-мирәк кайткан чакларында да балалар үз ихатасындагы эшләрдән бушамый. Шулай итеп, авылларның төсе китә, алар чүп үләненә күмелеп утыра. Туксанны куучы бабайларда чалгылар бар да ул, әмма алар чормадан төшми.

...Кулга чалгы тотып селтәнмәгәч, күңел булмады. Шуңа да кичен үзебезнең хуҗалыктагы чалгыны эзләп табып, чишмә буен чабарга киттем. Аны да үлән баскан иде. Рәхәтләнеп бер-ике ал чыга алдыммы, заман техникасын күтәреп, теге егет килеп җитте.

— Интекмә, апа, хәзер чабып чыгам, — дип, мин сүз әйтергә өлгергәнче выжылдатып печәнне чабып та чыкты. Тирә-якка тәмле печән исе таралды. Әмма аның исен ни яшь егет, ни минем балалар аңламады, күкрәк тутырып, ләззәтләнеп, кичке һавадагы печән исен иснәвемә сәерсенеп кенә карап куйдылар. Чалгысыз авылда үскән балаларга печән исе нәрсә инде ул?!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.