Чолыктан умартага кадәр

Безнең төбәктә бал җитештерүнең тирән тарихы бар.

Бал, бал кортлары турында тәүге искә алулар “Урал-батыр” эпосында ук очрый. Димәк, табигатьнең илаһи бу нигъмәте борын-борыннан кешеләргә яхшы таныш булган. Тарихта беренче тапкыр кыргый бал кортларын “иярләүче”нең исеме билгесез, әлбәттә. Шунысы мәгълүм, адәм баласы акрынлап агач куышына ияләшкән кыргый кортларның балын алырга да, аны җанварлардан сакларга да өйрәнә.

Көньяк илләрендә балга һәм балавызга зур ихтыяҗ туган саен кортлар ияләшсен өчен агач куышлары санын арттыру мәсьәләсе килеп туа. Чолык ясау — зур сәнгать. Әйткәндәй, VI-VII гасырларда моның өчен кулланылган кораллар археологлар тарафыннан Бөре каберлекләрендә табылган. Монда агачны дөрес сайлау, аның елга-чишмәләргә якын урнашуы, куыш­ның диаметры ярты метрдан да ким булмавы зур роль уйный. Башкорт халкы чолыкны башлыча наратларга, сирәк кенә имән, юкә агачларында ясаган. Умарта авызын көньяк-көнчыгышка, кыйблага каратып ачканнар. Алар мүк баскан кәүсәләрне сайларга тырышкан. Бу агачның җылы саклаячагына һәм эче йомшак булуга ишарәли. Чолыкчы мондый табышны күрү белән, аңа тамга куйган. Кайвакыт агач дистәләрчә еллар үсеп, киңәеп, “олыгаеп”, үз сәгатен “көткән”, хәтта буыннан-буынга тапшырылган.

Гадәттә, куыш ясалган чолык агачына берничә ел тотынмаганнар. Аны ачып куеп җилләткәннәр, киптергәннәр. Аннары кортларны куышка кертергә әзерләгәннәр. Бу эшкә май аенда, шомырт чәчкә атканда тотынганнар. Шомырт чәчкәсен койгач, корт аеру эшләре башкарылган. Чолыклар ябылгач, борынгылар мал-туарлары белән җәйге көтүлекләргә күчкән. Көзгә кергәч кенә кайтып, агачтагы умарталардан бал җыюга керешкәннәр. Баштагы мәлләрдә кешеләр чолыктагы балны тулысынча алып, кортларны кышкылыкка ризыксыз калдырган һәм алар харап булган. Вакыт үтү белән, балны көчле ояларда бераз калдырырга, ә язын бу оялардан яңа күчләр аерырга өйрәнгәннәр.

Башкорт чолыкчылары кортларны аюлардан төрлечә саклаган. Алар чолыкларны биек һәм төп-төз наратларда ясарга тырышкан, аскы ботакларны тулысынча кисеп ташлаганнар. Киң таралган саклау чараларының берсе — тукмак. Аркан белән өске ботакка асып куел­ган авыр тукмак чолыкка үрләгән аюны бәреп төшергән. Җиргә кадап куелган очлы сөңгеләр өстенә килеп төшкән җанвар бик сирәк очракта гына исән калган.

Чолыкчылар көрәшкән янә бер җанвар — сусар. Ул кышкы салкыннарда агачтагы ояларны туздырган. Шул рәвешле, кортларны үлемгә дучар иткән. Кошлардан тукраннар да чолыкларга зур зыян салган.

Башкорт чолыкчылыгы Русия умартачылыгы тарихында тирән эз калдырган. XVIII йөз ахырында башкорт җирендәге кыргый кортлар Себергә күчерелә. Бу вакытта инде башкорт халкы чолыкларны күчереп йөртергә өйрәнгән була. Алар кыргый кортлар оялаган урынны сак кына кисеп алып, киез белән төреп, ат арбасына яки чанага салып, кирәкле урынга илткән. Шул чорда генерал-майор А. Скалон әмере буенча, Аршеневский дигән полковник Башкорт җиреннән 16 чолыкны һәм алар белән эш итә белүче кешене Себернең Бобровка авылына күчерә. Себер умартачылыгы әнә шуннан башлана.

Әнә шулай умартачылык “бал аулаудан” башлап, чолыкчылыкка кадәр булган барлык чорларны уза һәм түмәр умартачылыгы башлана. Бал кортларын урманнан кайтарылган, чокып оя эшләнгән түмәрләрдә үрчетә башлыйлар. Аңа алмашка рамлы умартачылык чоры килә. Урман умартачылыгын шәхси хуҗалыкларга иң элек көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш башкортлары күчерә. Чөнки биредә беренчеләрдән булып урман кисеп, сөренте җирләр булдырыла. Шулай да хәлле кешеләр урман умартачылыгыннан да читләшми. Алар юкә агачлары күпләп үскән, чиста һәм тирән сулыклары булган урыннарга урнашып, кечкенә йортлар төзеп, умартачы тотканнар.

Күренекле галим Әнвәр Әсфәндияров башкорт авылларындагы хуҗалыклар турында язганда, төбәктәге чолыклар һәм умарталар турында да мәгълүмат китерә. Мәгълүм булуынча, XIX гасыр урталарында һәм азагында таулы-урманлы өлкәләрдә (Югары Урал өязе) — чолыкчылык, ә Урта Уралда (Стәрлетамак һәм Уфа өязләре) халык, нигездә, умартачылык белән шөгыльләнә.

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА әзерләде.