Дипломатлар өйләренә кайтачак

29.03.2018

АКШ хакимияте “Скрипаль эше” уңаеннан Русиягә карата кулланылачак чаралар турында игълан итте: Вашингтон белән Нью-Йорктан 60 дипломат кайтарып җибәреләчәк.

Америка Сиэтлдагы Русия консуллыгын ябарга җыена.

Германия, Франция һәм башка илләр дә Русия дипломатия вәкилләрен илләренә кайтарып җибәрергә карар итүен белдергән.