Еланнан да усал кешеләр бар…

Еланнан курыкмаучы кешеләр сирәктер. Хәтта хәвефле булмаганнарын очратсаң да сискәндерә кайчак. Ә инде буар еланнарны искә алсаң...

Юкка гына бик усал кешеләрне елан белән тиңләмиләрдер.

Хәер, бүген еланнан да усалрак кешеләр бар икән ул. Алар еланнан курыкмау гына түгел, аны тотып, төенләп ташларга да булдыра...

Мәсәлән, шушы көннәрдә Приморьеда яшәүчеләр юлда төенләп бәйләп ташланган еланга тап була. Бу хәл Уссурийск трассасында, ял итү базасына барган юлда була. Берәүләр аны үзе буталып бәйләнгән, дип уйлый, икенчеләр, төеннең бик каты булуын исәпкә алып, моның бары тик кеше кулы эше булырга мөмкин икәненә шикләнми...

Фото: pixabay.com