Эш байлыкта гына түгел

22.06.2018

“Росстат” мәгълүматлары буенча, Русиянең һәр җиденче кешесе фәкыйрь­лек чигендә яши. Былтыр яшәү минимумыннан да азрак керем алучылар саны, 300 меңгә артып, 19,8 миллион кешегә җиткән.

Бу уңайдан Башкортстандагы хәлләр торышы турында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Президенты Владимир Путинның яңа май Указын гамәлгә ашыру буенча үткән оператив киңәшмәдә бәян иткән иде. Әле республика халкының 12,3 проценты ярлылык чигендә яши. Бу 500 мең кеше дигән сүз, ягъни, һәр сигезенче кеше. Моның бер сәбәбе авыл хуҗалыгында хезмәт хакларының түбән булуы, дип белдерде ул һәм әлеге юнәлештә җитди адымнар ясау зарурлыгын ассызыклады. Башкортстанда гамәлгә ашырылучы “Стратегия-2030”га ярашлы, ярлы кешеләр санын 11,2 процентка кадәр киметү бурычы куелган. Бу юнәлештә республикада җитди чаралар планы әзерләнгән.

Әйе, кайчан да булса, без илне аяктан егарга тырышкан “фәкыйрьлек” дигән чирне җиңәрбез. Ә әлегә хәлләр мактанырлык түгел. Русиянең җәмәгать телевидение-сенең мәгълүмат хезмәте үзләрен хәерче дип тоймасын өчен гражданнарга күпме акча кирәк булуын сораштырган. Уртача алганда бер кешегә аена 27 мең 991 сум килеп чыккан. Илдә яшәү минимумы уртача 10 мең сум (шуннан да кимрәк керем алучылар ярлы дип таныла). Димәк, өч яшәү минимумы кадәр сан килеп чыга.

Авырлык белән дөнья көтүләренә карамастан, русиялеләрнең яртысыннан күбрәге үзләрен бәхетле, дип исәпли. Шулай да дөньяда тормышларыннан иң нык канәгать булучылар – Азия һәм Латин Америкасы кешеләре. Ә менә иң бай җиде илнең имин тормыш көтүчеләре оптимист түгел икән.

Гомумән алганда, дөнья халкының 70 проценты үзен бәхетле саный. Һәр унынчы кеше генә бәхетсез, һәр бишенчесе өзеп кенә җавап бирә алмый. Бәйсез тикшеренү агентлыклары ассоциациясе, 69 илдә 69 мең кеше арасында сораштыру үткәреп, шундый фикергә килгән. Иң бәхетле илләр арасына Филиппин, Индонезия, Кытай, Вьетнам, Бангладеш, Таиланд, Колумбия, Аргентина, Мексика, Эквадор керә.

Шунысы кызыклы, иң бәхетле кешеләр җан башына еллык керем 10 мең доллардан артмаган, ә еш депрессиягә бирелүчеләр биш тапкыр артыграк керем алучы илләрдә яши икән. Бәндәне байлык кына бәхетле итә алмый, күрәсең.

Русиялеләр арасында узган ел бәхетлеләр саны артты. Халыкның 56 проценты үзен шундыйлар исәбенә кертә, ә бәхетсезләр — нибары 5 процент. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең 33 проценты битараф калган. Өч елда русиялеләрнең бәхет дәрәҗәсе ике тапкыр арткан. Шәхси бәхет матди байлыкка түгел, ә мәдәнилек, менталитет, гореф-гадәтләр һәм тарихка бәйле, дип исәпли белгечләр. Безгә иң мөһиме сугыш булмасын, калганын җиңеп өйрәнгән инде.

Шул ук вакытта, былтыр кризис русиялеләрнең 78 процентына кагылган, дип белдерә экспертлар. “Миңа кризис янамый”, дип уйлаучылар саны нибары 8,2 процент тәшкил итә. Халыкның 12 проценты аның кире йогынтысын көтә. Кризис күренешләре озакка сузылмаячак, дип уйлаучы оптимистлар саны ике тапкыр кимегән. Аларның күпчелеге тулы булмаган эш атнасына күчүдән, хезмәт хакы кимүеннән, түләнелмәгән ялга җибәрүләреннән курка. Шул ук вакытта, бу күренешләрне вакытлыча дип исәплиләр һәм нидер үзгәртергә — икенче эш эзләргә, өстәмә акча табарга, квалификация күтәрергә көч әрәм итмиләр. Алар иң гади юлны сайлаган — товарлар һәм хезмәтләр куллануны киметкән. Моңа хәтта имин дип аталган катлам да бара.

Иң зур проблемалар исәбендә русиялеләр түбән хезмәт хакын, икътисадтагы проблемаларны һәм сәламәтлек саклау өлкәсе сыйфатын атый. Ә менә бәяләр арту аларның күпчелеген борчыса да, моның белән килешүчеләр байтак. Шулай ук эшсезлек тә зур проблема буларак карала.

Русиялеләр, нигездә, бер көн белән яши. Һәр өченче русиялегә ярлылык чигенә килеп төртелү куркынычы яный. Бу эшне югалту гына түгел, кредитка бату, балигъ булмаган балалар булу һәм авыл җирендә яшәү белән дә бәйле. Былтыр русиялеләрнең 75 проценты кием-салымда һәм аяк киемендә, 68 проценты — азык-төлектә, 67 проценты — төрле мавыгуларда, 57 проценты – ялда, 39 проценты даруларда экономияләгән. Җитәкче вазыйфаларда эшләүчеләр дә акчага нәкъ 2017 елда сакчыл карый башлавын әйткән. Ә эшчеләрнең 78 проценты тагы да ныграк экономияли башлавын белдергән. Бөтендөнья банкы якын киләчәктә ярлы русиялеләр саны 20 миллионнан артачак, дип фаразлый. Ә бит 2002 елдан 2012 елга кадәр Русиядә фәкыйрьлек кими барган, аннары, инфляциянең әкренәюенә карамастан, үсә башлаган...

“Үз тормышыңнан канәгать булу хәерчеләрне бай ясый, ә тормыштан канәгать булмау байларны хәерче итә”, дигән Бенджамин Франклин. Безгә аның белән килешергә генә кала.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.