Эшкуарларны нәрсә борчый?

Бүген "Башинформ" агентлыгында республиканың Эшкуарлар хокукларын яклау буенча иҗтимагый эксперт советы утырышы үтте. Анда муниципаль контроль, ритуаль хезмәтләр буенча эшкуарлык мәсьәләләре тикшерелде. Шулай ук, күпләп халык җыелган урыннарда янгынга каршы хәвефсезлекне тәэмин итү һәм башка мәсьәләләр турында сүз барды.

Киңәшмә Русиянең Табигатьне саклау буенча федераль күзәтчелеге белән хезмәттәшлек итү турындагы документка кул кую белән башланды. Чыннан да, республиканың Эшкуарлар иҗтимагый советы бик күп өлкә белән тыгыз бәйләнештә.

- Эшкуарларга салынган салымнар еш кына урындагы үзидарәнең бюджетын тулыландыруга юнәлтелгән. Гадәттә, алар бик зур күләмдә була. Шул ук вакытта, планнан тыш үткәрелгән тикшерүләр дә эшкуарларны уңайсыз хәлдә калдыра. Моңа бездәге хокукый базаның нык булмавы да сәбәпче, - диде чарада катнашучылар.

Ритуаль хезмәтләр өлкәсендәге мәсьәләләр башка төрле караш таләп итә. Төрле дин вәкилләре вафат була, үлгән кешене вакытлыча саклау мәсьәләләренә төрле караш яши.

Бүген республикада 200дән күбрәк ритуаль хезмәтләр бюросы эшли. Яшерен түгел, бу бизнес төре иң отышлылардан санала. Үлгән кеше турында кем хәбәрдар - җирләү эшләре белән ул шөгыльләнә. Морг, дәваханәләр белән хезмәттәшлек итүчеләр, башлыча, бу өлкәдә алдынгы урыннарны били. Бу җәһәттән үтәкүренмәле эш алып баруны булдырырга кирәк, чөнки бу төр эшкуарлык, чыннан да, яшерен булуын дәвам итә.

Соңгы айларда халык күпләп җыелган урыннарда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча тикшерүләр үтте. Башлыча, балалар булган урыннарда, социаль объектларда. Мондый тикшерүләр башка өлкәләрдә дә булырга, әмма оешмалар моның турында хәбәрдар булырга тиеш, - диде бу өлкәдә эш алып баручылар.

Тикшерүләр 30 июльгә кадәр дәвам итәчәк.