Филологлар утырышты үтте

Краснокама районы Николо-Березовка мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы үтте.

Район филологлары көнүзәк мәсьәләләрне һәм авыл мәктәпләрендә урыс теле һәм әдәбияты укыту мәсьәләләрен тикшерү буенча фикер алышты.

Район методик берләшмә кысаларында югары квалификацияле укытучылар Ф. Харисова һәм Л. Глухова ачык дәресләр күрсәтте.

Педагоглар шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларын дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнгән вакытта килеп туган проблемалар белән дә уртаклашты һәм аларны хәл итү юлларын, методик ысуллар, үзләренең педагогик ачышларын тәкъдим итте.