Хатын-кызлар пенсиягә ничә яшьтә чыгачак?

Пенсия реформасын хатын-кызлар файдасына "йомшартырга" җыеналар.

Дәүләт думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты башлыгы Ярослав Нилов закон проектының икенче укылышына хатын-кызлар 63 яшьтә түгел, ә 60 яшьтә пенсиягә чыга алырлык итеп төзәтмәләр әзерли.