Хәрби Дан аллеясы ачылды

Дүртөйле шәһәрендә 22 июньдә - Кайгы һәм хәтер көнендә Хәрби Дан аллеясын ачу тантанасы узды.

Әлеге аллея Дүртөйле халкының горурлыгы булган өч Бөек Ватан сугышы яугире, Советлар Союзы Герое Василий Николаевич Горшковның, Дан орденының тулы кавалерлары Зиннур Зариф улы Зариповның һәм Степан Сергеевич Туснолобовның һәйкәлләрен берләштерә.

Хәрби Дан аллеясы ямьле Агыйдел елгасы ярында урнашкан, аның авторы - Фәрит Галләмов.

Миләүшә Латыйпова фотосы.

Фото: М.Латыйпова фотосы.