“Хәрби дусларымның да гомерен яшим...”

22.06.2018

Тәтешле районы үзәгендә яшәүче сугыш ветераны Әгъләм Гайсин шушы көннәрдә үзенең 95 яшен билгеләде. Аны ветераннар советы рәисе Әнәс Мәгъзумов, Югары Тәтешле авыл биләмәсе рәисе урынбасары Илдар Вәлиев котладылар.

Әгъләм Гайса улы — сугышның эчендә кайнаган кеше. Аеруча Сталинград өермәсен ачык хәтерли, андагы мәхшәр беркайчан да онытылырлык түгел, ди. Ул вакытта 20 генә яшьлек Әгъләм комендант взводы кухнясында эшли, алгы сызыктагыларны җылы аш белән тәэмин итә. “Хәрби батырлык өчен”, “Батырлык өчен”, “Сталинград оборонасы өчен” медальләре белән бүләкләнә.

— Үлем белән көн дә йөзгә-йөз очрашырга туры килде. Әмма, шөкер, туган якларга исән-имин кайтырга насыйп булды. Гомер булгач, яшәлде, фронтта хәрби дусларымны бик күп җирләдем, шуларның да гомерен биргәндер инде Ходай, — ди Әгъләм Гайса улы.

— Ул коточкыч көннәр онытылмасын иде. Җир йөзендә башкача сугыш кабатланмасын, — дип тели ветеран.

Гөлнара Гыйлемханова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Тәтешле районы.