Хуш, Верка Сердючка...

"РИА Новости” хәбәр итүенчә, Украина эстрадасы артисты Андрей Данилко Верка Сердючка образында башкача чыгыш ясамаячак.

Саубуллашу гастрольләре алдыннан ул иртәгә Одессада чыгыш ясаячак. Бер елдан соң артист Украина шәһәрләрендә чыгыш ясарга планлаштыра.

Андрей Данилко Верка Сердючка образында 1993 елдан башлап чыгыш ясаган. Шушы вакыт эчендә ул дистәдән артык студия альбомы яздырган, 20дән артык видеоклип төшергән. 2008 елда Андрей Данилко Хельсинкида үткән “Евровидение”дә икенче урынны яулады һәм "Украинаның халык артисты" исеменә лаек булды.

Фото "РИА Новости" сайтыннан