Яман шешне кисәтү чаралары

13.07.2018

Юкка “яман” димәгән шул халык бу чирне. Авыруның нәрсә икәнен белми йөргән имәндәй таза ир-егетләрне, бакчада үсеп утырган гөлне хәтерләтүче яшь кенә хатын-кызларны да һич уйламаганда кинәт кенә “бөгә” ул. Аптырыйбыз, аһ орабыз, сәбәбен эзлибез, эчми-тартмый, ни җиттене ашамый, тәрбияле яши иде бит, дип шаккатабыз.

Галимнәр дә яман шеш проблемасы өстендә аз баш ватмый. Шул нигездә заман медицинасы сәламәт яшәү рәвеше ярдәмендә яман шешне кисәтү чаралары исемлеген төзегән. Аларны сезнең игътибарга җиткерәбез.

1. Тәмәке тартмаска.

2. Тозлы, ысланган ризыклар ашамаска, ә терлек майларын нык чикләргә.

3. Алкогольле, кайнар эчемлекләр, шулай ук олы юл буйларында көтелгән сыер сөтен эчмәскә.

4. Спорт белән шөгыльләнү өчен автомобиль күп йөргән юллар тирәсен, шәһәр урамнарын (бигрәк тә тузанлы, корымлы, автомобильләрдән бөркелеп чыгучы газлыларын) сайламаска.

5. Сәнәгать чыганагы булган химик матдәләр кергән азыкларны ашамаска. (Андый матдәләрдәге концентратларны иң гади ысуллар белән пешергәндә киметергә мөмкин: яшелчәне саф суга салып торырга, кабыгын әрчергә, суын берничә мәртәбә алмаштырып пе­шерергә).

6. Кәбестә, салатлар, әчетелгән сөт ризыклары, яшел чәй, икмәкнең тупас оннан пешерелгән сортларын ешрак ашарга тырышырга. (Көрпәдән пеше­релгән күмәчләр аеруча файдалы.)

7. Асбестны һәм аңардан ясалган әйберләрне хуҗалыкта мөмкин кадәр азрак кулланырга, мөмкин булганда бөтенләй аннан баш тартырга.

8. Көнкүреш химиясен саклаганда, файдаланганда һәм үтилләштергәндә сак булырга.

9. Хроник авыруларны кисәтергә, булдырмаска тырышырга, чөнки аларның күпчелеге яман шешкә әверелү куркынычы белән яный.

10. Яман шеш күбрәк көчле хисле киеренкелек кичергәндә, даими стресслар шартларында килеп чыга. Шуның өчен яхшы кәеф — бу авыруга каршы көрәшнең иң яхшы чарасы.

11. Тән чисталыгы, канцерогеннар белән турыдан-туры бәйләнешкә кермәү, медицина күзәтүен даими үтеп тору аеруча мөһим.

Бу киңәшләрне тоту һәрберебезнең кулыннан килерлек, ә иң мөһиме — алар яман шеш барлыкка килүне кисәтү чараларының нигезен тәшкил итә.