Яшьләр бүген нинди вузлар сайлый?

Былтыр республика югары уку йортларына абитуриентларның 66 проценты укырга кергән. Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, ел саен аларның саны арта бара: чыгарылыш сыйныф укучылары үзебезнең вузларны сайлый.

Шулай да иң яхшы абиту­риент­ларның республикадан читкә китү проблемасы барлыгына берничек тә битараф калып булмый. БДИда югары балл җыйган кызлар һәм егетләр Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан кебек шәһәрләргә китәргә ашыга, чөнки андагы күпчелек югары уку йортлары иң яхшы вузларның халыкара рейтинг исемлегенә кергән. Мондый проблеманы хәл итү өчен рес­публиканың югары уку йортлары җитәкчеләре төрле чаралар күрә. Быел, мәсәлән, БДИны уңышлы тапшырган кызлар һәм егетләр, республика вузларына укырга кергән очракта, бер ел ай саен өстәмә 10 мең сум стипендия алып укыячак. Өч фән суммасы буенча БДИда 240 һәм аннан да күбрәк балл җыйган абитуриентларга, шулай ук, Русиянең Мә­гариф министрлыгы тарафыннан оештырылган мәк­тәп укучылары олимпиадалары җиңүчеләренә һәм призерларына югары стипендия тәгаенләнә. Бу — яшьләр үзебезнең вузларга укырга кереп белем алсын өчен матур башлангыч, әлбәттә.

Чыннан да, быел БДИны 100 баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучыларын зур яңалык көтә: республика вузларына укырга керүчеләр югары стипендия алачак. Аның күләме төрле вузларда төрлечә: 10 меңнән алып, 25 мең сумга кадәр булачак. Кайбер укучылар мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова кулыннан республика югары уку йортларының сертификатларын алды да инде.

Шундыйларның берсе — химия фәнен 100 баллга язган Шамил Әхтәмов — Уфа дәүләт нефть-техник университетын сайлаган. Димәк, ул, студент булгач, вузда югары стипендия алып укыячак.

— Мин әллә кая китәргә җыен­мыйм. Үзебезнең вузларның яхшы белгечләр әзерләвенә ышанам, укуны тәмамлагач, эш табуы да җиңелрәк булачак, — ди Шамил.

Урыс теле буенча БДИдан 100 балл җыйганнарның берсе — Анастасия Арапова. Ул, киресенчә, югары белемне Мәскәү вузлары­ның берсендә алырга уйлый.

— Башкала мине күптән кызыксындыра, укуымны зур шә­һәрдәге иң яхшы уку йортларының берсендә дәвам итәсем килә. Мәскәүдә апам да белем ала, безгә бергә күңеллерәк тә, ышанычлырак та булачак, — ди Анастасия.

Сүз дә юк, БДИ тапшыру хәзер авыл балаларына да Мәскәү кебек зур шәһәрләрдә белем алу мөмкинлеге ачты. Тик читкә китәргә ашкынган яшьләр үзләрен анда ниләр көтәсен белеп бетерми, билгеле. Беренчедән, андый эре шәһәрләрдәге тулай торакларда барлык абитуриентларга да урын җитми, фатир эзләргә кала. Тулай торакта урын булган очракта да аларның вузларга якын урнашмавы — читтән килгән абитуриентлар өчен аеруча четерекле мәсьәлә. Мәскәүдәге юл тыгыннары турында яшьләр белми булмас, менә шуңа да лекциягә соңга калмас өчен иртәнге 6дан торып, укуга юлланырга кирәк. Кайбер студентлар икешәр сәгать юлда үткәрә. Билгеле, әти-әнисенең түләргә мөмкинлеге булганнар фатирда яшәргә тырыша. Әгәр Санкт-Петербургта бер бүлмәле фатирның хакы аена 20 мең сумнан башланса, Мәскәүдә бу хакны бүлмә өчен генә түләргә була. Анда бер бүлмәле фатирда яшәү өчен аена 30 мең сум (кайда урнашуына карап) һәм аннан да күбрәк акча чыгарырга кирәк.

Әлбәттә, үзебезнең югары уку йортларын сайлаган укучылар күпкә ота. Күпчелек тулай тораклар вузларга якын урнашкан, кайберләренә җәяү дә барып була. Фатирда яшисең килә икән, 10-12 мең сумга яхшы шартлары булганын сайлап аласың. Авылдан килгән кызлар һәм егетләр атна саен әти-әнисе янына тәмле ашлар ашарга кайта ала.

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов:

“Безгә талантлы, сәләтле балаларның республикада калуы өчен тырышырга кирәк. Аларның башка шәһәрләргә барып белем алуы аңлашыла. Андый укучыларны безгә кире кайтарырга, алар өчен шартлар тудырырга, яңа эш урыннары булдырырга кирәк”.

Республиканың югары уку йортлары да башкалар янында бик лаеклы урын били. Мәсәлән, Башкортстан дәүләт университеты, тикшеренүләр рейтингы күрсәтүенчә, күп кенә федераль вузларны артта калдырып, Ру­сиянең иң таләп ителгән 20 классик университеты исемлегенә кергән. Баллар рейтингы буенча бәяләүгә ярашлы, БДУ илнең иң яхшы уку йортлары “Топ-100”гә керә. Биредә 250 программа буенча бакалаврлар һәм белгечләр, 80 программа буенча магистрлар әзерлиләр.

БДУ чит илләрнең 57 югары уку йорты белән үзара бәйләнештә тора. Биредә “икеләтә дип­лом” программасы уңышлы эшләп килә (бер яисә ике еллык академик алмашу программасы, БДУ дипломы белән бергә чит илдәге югары уку йортының дипломы да бирелә). Мондый программа студентларга, чит телләр буенча белемнәрен ныгыту белән бергә, халыкара тәҗрибә туплау мөм­кинлеге дә бирә.

Башкортстан дәүләт медицина университетында да студентлар югары дәрәҗәдәге белгечләр булып чыксын өчен барлык шартлар бар. Югары курс студентлары заманча медицина җиһазлары бул­ган күппрофильле университет клиникасы һәм стоматология поликлиникасы базасында укый.

Студентлар Клиника базасында урнашкан Русиядәге иң яхшы симуляция үзәкләренең берсендә манекеннарда тәҗрибә туплый. Шулай ук, алар Германия һәм Кытай университетларында һәм клиникаларында халыкара стажировка үтә ала.

Республиканың Ректорлар советы рәисе Раил Әсәдуллин билгеләвенчә, безнең югары уку йортларын сайлаган укучыларга фән, иҗат, спорт өлкәсендә, җәмәгать эшендә үзләрен күрсәтү өчен дә киң мөмкинлекләр ачыла. Шулай ук, студентларга төрле төрдәге стипендияләр һәм социаль түләүләр, мохтаҗларга һәм аерым уңышларга ирешкәннәргә матди ярдәм күрсәтү тәртибе бар. Яхшы күрсәткечләре булган студентлар Санкт-Петербург, Казан шәһәрләренә экскурсия, Кара диңгезгә юллама белән бүләкләнә.

Республика вузларын тәмам­лаган белгечләр төбәктә генә түгел, Русиядә һәм башка илләрдә дә бик теләп эшкә алына.

Шунысы да бар: әгәр абитуриент бюджетка керә алмаса, республика вузларының коммерция бүлекләрендә уку, Мәскәү белән Санкт-Петербург университетларындагыга караганда, ике тапкыр арзанракка төшә.

Әле кичә генә мәктәп тәмам­лаган укучыларның киләчәк язмышы хәл ителә торган кызу һәм җаваплы көннәр. Яшьләргә, үзләре сайлаган уку йортларына кереп, күңелләренә ошаган һөнәр буенча белем алырга язсын, дип телисе генә кала.

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.