“Җәйләү” лагере сәләтлеләрне җыя

22.06.2018

25 июньдә Әлшәй районындагы А.П. Чехов исемендәге шифаханә базасында балалар өчен “Җәйләү” профильле смена эшли башлый.

Башкортстан тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча оештырылган сменада Чиләбе, Ырынбур, Свердловск, Саратов өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан, Мәскәүдән һәм республикадан 80 сәләтле бала ял итәчәк.

Әлеге профильле смена сәләтле балаларны үстерү һәм аларга ярдәм итү максатыннан оештырыла.

Фото Башкортстан Мәгариф министрлыгы сайтыннан алынды.