Ирек Киньябулатовны онытмыйлар

13.07.2018

Кырмыскалы районының Иске Бәпеч авылы биләмәсенә караучы Абдулла авылында күренекле башкорт шагыйре, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, "Кызыл таң"ның якын дусты булган Ирек Киньябулатовның каберенә таш куйдылар.

Ирек Киньябулатовның тууына 80 ел тулу уңаеннан 14 июльдә шагыйрьнең туган авылында урам бәйрәме үтә. Анда язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрьнең якташлары һәм туганнары катнаша.

Абруйлы кунаклар шагыйрьнең каберенә чәчәкләр салачак. Мәдәният йортында тантаналы чара булачак, концерт программасы каралган.

Ирек Лотфый улының арабыздан китүенә ике ел үтте. Ул 2016 елның 2 июнендә вафат булды.

Фото "Башинформ" сайтыннан