Иван-чәй үстерәләр!

Ишембай районының Макар урман хуҗалыгы иван-чәй эшкәртү цехы ачып җибәрде.

Сезон эчендә 13 тонна кипрея яфраклары җыеп алынды.

Галимнәр иван-чәйне уникаль үсемлек дип саный, чөнки ул сәламәтлек өчен файдалы. Аны үстереп эшкәртү заманча булса да, борынгы традицияләргә нигезләнә.

Иван-чәй җитештерү идеясе урманчыларга очраклы гына килгән, алар кипрея яфрагын җыйган әбине күргән. Эчемлекне татып караганнан соң, аны үзләре дә үстерергә булганнар. Башта - коллектив көче белән, аннары җирле халыкны җәлеп итеп. Чималның килограммын 20 сумга бәялиләр.

- Быел аны җыюда Кыйгы авыл Советы халкы актив катнашты. Кайбер гаиләләр көнгә 250 килограмм җыйды. Бу 3-5 мең сум дигән сүз, - ди Макаров урман хуҗалыгы директоры Сәлим Хафизов.

Даими кулланган вакытта иван-чәй кеше организмына яхшы тәэсир итә, аны чистарта, В һәм С витаминнары, тимер, кальций һәм фосфор белән туендыра. Һәр кулланучыга продукциянең тәме буенча сайлау мөмкинлеге бирү өчен, урман хуҗалыгы ассортиментны 15 төргә кадәр арттырырга ниятли.

Фото: bash.news