Кабак утыртыргамы?

21 June 2018

Минем сезгә мөрәҗәгать итүемнең сәбәбе — кабак турында күбрәк белергә телим. Элек авылда аны артык күп утыртмыйлар иде. Хәзер бәрәңге бакчаларында “икенче икмәк”кә азрак урын бүлеп, кабак мәй­данын арттыручылар күзәтелә. Берәү­ләр аны ындырда чүп үстермәс өчен бик файдалы, икенчеләре мал чөгендере урынына кабак отышлырак, ди. Гомумән, кабак культурасы, аның үзенчәлекләре, файдасы турында күпләр кызыксына торгандыр. Шушы сорауларга “Кызыл таң” гәзите аша җавап бирсәгез иде.
Ибрай Мәхмүтҗанов.
Кушнаренко районы.

Кабакның файдасы турында гәзиттә әледән-әле язмалар дөнья күреп тора. Аның үзенчәлекле культура икәнен дә аны озак еллар дәвамында үстерүчеләр аңлый торгандыр. Кабакның эчендәге йомшак масса составында авыр үсемлек аксымнарын тиз арада эретүче махсус ферментлар бар. Шуңа күрә дә аңардан бигрәк тә балаларны тукландыру ризыклары эшлиләр. Саклануда озак булмаган кабак эчлеге һәм суты ашказаны суты кислоталылыгы артык булган кешеләр өчен дә бик файдалы. Аны бөерләре авырткан яисә ялкынсыну булганнарга да кулланырга киңәш итә табиблар. Яшелчә бакчасына утыртылган кабакның аның әйләнә-тирәсенә файдасы нәрсәдән гыйбарәт соң? Аны яңа үзләштерелгән мәйданнарга утырту әйбәт нәтиҗә бирә. Кабак туфракның физик үзенчәлеген яхшырта. Бары тик бер кабакның тамырларын бергә ялгасаң, гомум озынлыгы 25 (!) километрга җитәргә мөмкин. Кабакның тамырлары дүрт метрга кадәр тирәнлеккә төшә. Ә инде алар тәэсирендәге, ягъни алар үзләштергән туфракның күләме биш кубик метрга җитә.

Зур булып үсеп өлгергән кабакның яфраклары 280-320 мең квадрат сантиметр мәйданны каплый ала. Кояш нуры үтә алмас­тай шундый зур яфраклар астында бер үсем­лек-үлән дә яхшы үсә алмый. Әлеге культура үскән мәйданнарда кайчандыр тамыр җәеп өлгергән чүп үләннәре тиз арада үсү көчен югалта һәм кыш айларында бөтенләй диярлек үләләр.

Зур мәйдандагы кабак яфраклары җирдәге күп күләмдәге дымны парга әйләндерә. Кукуруз кебек үк, кабак та үзе үскән участокларда грунт сулары күләмен шактый киметергә сәләтле.

Әлбәттә, кабак утыртудан куркырга ярамый. Аңа урынны кояш яхшы “караган” һәм бакчадагы коймага янәшә утыртырга киңәш ителә. Буй җибәргәч, кабак ботакларын вертикаль ныгытмаларга беркетергә була. Ул сезгә зур булмаган участокта күбрәк уңыш үстерергә дә булышлык итәчәк.

Җирне казып чыгар алдыннан һәр квадрат метрга унар килограмм тирес һәм кырыгар грамм минераль ашлама кертергә кирәк. Яшь үсентеләр бер-берсеннән 1,5 метр ара белән утыртылырга тиеш. Кабакның яфрак өлеше тиз үсә. Шуңа күрә, гадәттә, табигый шартлар уңай булганда, кабак үзенең яфраклары белән тирә-якны каплый һәм чүп үләннәренә үсәргә ирек бирми башлый.

Гадәттә, кабакның иртәрәк утыртылган сортлары татлырак була. Алар кояштан күбрәк җылы ала һәм шунлыктан сезон ахырына тиешле дәрәҗәдә өлгерә. Шуңа күрә кабак үстерергә телисез икән, шуны истән чыгармагыз: аны яшь үсенте булып күтә­релгәнче өй яисә теплица шартларында тотарга, аннан гына участокка күчереп утыртырга кирәк.

Җимшәне 1-2 булган кабакта шикәр микъдары күбрәк. Җимшән — ябык орлыклы үсемлекләр җимешлегенең юанайган өлеше. Әгәр ул җимшәннәр артыграк икән, туклыклы матдәләрнең күбесе орлык үсешенә сарыф ителәчәк һәм өлгергән эчлеккә шикәр азрак калачак. Әгәр үсентедә җимеш чәчәкләре күп булмаса, аның кабаклары эре булып үсәр һәм гомум мәйданга бүлеп исәпләгәндә дә кабак уңышы югары булыр.

Кабакның татлылыгын күтәрүнең тагын бер сере бар. Әгәр туфракта натрий тозы күбрәк икән, кабак баллырак булып үсәр. Безнең шартларда аш-су тозы да әлеге минералны алыштыра ала. Аларны кабак төбенә үсемлекләрдә беренче җимшәннәр күренгәч кенә кертәләр. Шуны да онытмагыз: аны бары тик әче туфракка гына һәм һәр квадрат метрга 20-40 грамм исәбеннән кертергә кирәк.

Һәр кабак үсентесе өлгереп җиткәч, кимендә 20 килограмм уңыш бирергә сәләтле. Тәрбия дөрес һәм яхшы булганда, күр­сәт­кечнең 50 килограммга да җитүе мөмкин. Бу — кимендә өч чиләк кабак суты дигән сүз. Моңардан тыш, кабактан кайнатма да бик тәмле була. Кабак кагы, джем, цукат эш-ләүчеләр дә мактый аны. Кабак сутын әчетеп, күәс, әчетелгән бал ясарга да мөмкин. Парда эшкәртеп, кабак балы эшләүчеләр дә бар.

Кабакның кайбер үзенчәлекләре шулардан гыйбарәт. Әлбәттә, әгәр артык күп үстерәсез икән, малларга азык итеп файдаланырга була. Кабак ашатып симертелгән сыер малының ите дә тәмле диләр. Һәрхәлдә, югарыда китерелгән мисаллар да сезгә бакчада кабак үстерү кайсы яклары белән файдалы булуын аңларга ярдәм иткәндер.

Олег Төхвәтуллин.