«Каюм Насыйри» дигән китап тәкъдим ителде

Татарстан Милли китапханәсенең Зур уку залында «Җыен» фонды «Шәхесләребез» дигән сериядә күренекле татар мәгърифәтчесенә багышлап нәшер иткән «Каюм Насыйри» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе үтте.

Кичә «Җыен» фондының идарә рәисе, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, әдип һәм шагыйрь Разил Вәлиев чыгышы белән башланып китте. Ул, тамашачыларны «Җыен» фондының киңкырлы эшчәнлеге белән таныштырып, яңа гына дөнья күргән, галим-мәгърифәтче Каюм Насыйрига багышланган затлы басмага югары бәя бирде.

Китапның төзүчесе, филология фәннәре докторы Рамил Исламов бу җыентыкның басылып чыгуы татар дөньясы өчен зур вакыйга икәнен ассызыклады.

Әлеге әдәби кичәдә китапны басмага әзерләгән һәм нәшер иткән иҗат төркеме, галимнәр, мәгариф һәм мәдәният әһелләре, журналистлар, язучылар катнашты. Чыгыш ясаучыларның һәрберсе Каюм Насыйри шәхесе һәм эшчәнлегенең бөеклеген билгеләп үтте. Әлеге басманы чыгаруда матди ярдәм күрсәткән Әнвәр Насыйров та бу саллы җыентыкның милләтебез өчен олы әһәмияткә ия булуын әйтте.

Татарстанның атказанган артисты Рамил Миндияр башкаруындагы җырлар кичәгә ямь һәм рухи күтәренкелек өстәде.

Китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү, сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлекләре хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән «Каюм Насыйри: шәхесе һәм мирасы» дигән күргәзмә килгән кунакларда зур кызыксыну уятты. Күргәзмәдә мәшһүр мәгърифәтченең Милли китапханә фондларында кадерләп сакланучы, XIX гасырның икенче яртысында һәм ХХ гасыр башында басылган зур кыйммәткә ия хезмәтләре, шулай ук аның эшчәнлеген яктырткан материаллар, хәзерге чорда да әһәмиятен җуймаган фәнни һәм фәлсәфи басмалары урын алган.

Бу күркәм чарада Кыргызстаннан килгән кунаклар да катнашты.

Бәйрәм эшлекле, дустанә сөйләшү белән чәй табыны артында тәмамланды, дип хәбәр итә Татарстан Милли китапханәсе сайты.

(Фото Татарстан Милли китапханәсе сайтыннан).