“Калинка” лагеренда хилафлыклар ачыкланган

22.06.2018

Кандракүл буенда урнашкан “Калинка” балалар лагеренда Табигатьне саклау һәм экология министрлыгы һәм Туймазы районы прокуратурасы хезмәткәрләре тикшерү үткәргән.

Тикшерү барышында лагерь территориясендәге контейнерлар мәйданчыгында каты көнкүреш калдыкларының тиешле кагыйдәләрне бозып урнаштырылуы ачыкланган. Моннан тыш, лагерь хезмәткәрләре бу мәйданчык янында киселгән агачлар һәм ботаклар өйгән. Бу федераль законны бозуга керә.

Шулай ук, лагерь территориясендә электр линиясе үткәрү өчен 0,4-0,5 метр тирәнлегендәге канау казылган булган. Бу факт Кандракүл табигать паркының режимын бозуга керә.

(Фото ekology.bashkortostan.ru сайтыннан алынды).