Кан тамырлары киңәйсә...

13.07.2018

Аякларда кан тамырлары киңәю авыруы еш очрый. Аны халык медицинасы ярдәмендә дә дәвалап була. Ләкин моны озакка сузарга ярамый.

Каен бөресе

Ярты литрлы банканың өчтән бер өлешенә яңа гына бүрткән каен бөреләре җыеп тутырыгыз. Өстенә спирт яисә аракы салып, ун көн тотыгыз. Шуны көн дә аякка сөртеп, 10-15 минут ятып торыгыз. Бу гамәлне торып китәр алдыннан кабатлагыз.

Дәваланганда авыр физик эшләрне вакытлыча булса да кичектереп торырга киңәш ителә.

Каен бөресеннән ясалган төнәтмә тромбофлебитны һәм тирән җәрәхәтләрне дәвалауда да ярдәм итә. Аны көндәлек тормышта йод итеп тә кулланырга мөмкин.

Антоновка алмасы

Салкын суда яхшылап юылган өч алманы эмаль кәстрүлгә салып, өстенә бер литр кайнар су коегыз. Кәстрүлне каплап, чүпрәк белән томалап төргәннән соң өч сәгать тотыгыз.

Аннары алмаларны шул пешекләнгән суында ук изгәләп, барлыкка килгән сыек катнашманы сөзгеч аша чыгарыгыз. Төнәтмәне аяк тамырлары авыртуы басылганчы көнгә ике тапкыр (иртән ач карынга һәм кич йоклар алдыннан) 50шәр граммлап эчәргә киңәш ителә. Өч алмадан ясалган бу төнәтмә 5-6 көн куллануга җитә.

Помидор

Пешкән помидорны кисәкләп турагыз да киңәйгән аяк тамырларына каплап, чеметкәли башлаганчы тотыгыз. Помидорларны алгач, аякларны салкын су белән чайкарга онытмагыз. Дәвалану процедурасын тамыр зәң­гәрлеге беткәнче эшләргә кирәк.

Әрем

Бер уч төелгән әрем яфрагы белән орлыгын ярты литр оеган сөткә салып болгатыгыз. Шул боламыкны 3-4 кат марлядан ясалган салфеткага сылап, аякның киңәйгән тамырларына каплагыз. Өстенә полиэтилен ябыгыз да, аякны кечкенә мендәргә сузып куеп, ярты сәгать утырыгыз.

Еш кына аяк тамырлары киңәйгән урыннарда трофик җәрәхәтләр барлыкка килә. Мондый очракларда киптереп уылган кычыткан яфракларын марля салфетка белән шул җәрәхәткә куярга киңәш ителә.

Югарыда күрсәтелгән киңәшләрне кан тамырлары киңәя башлаганда ук куллансагыз, аякларны операциясез дә дәваларга мөмкин булачак.