Крыжовник — дару үләне дә

Кирәге юк ла, дип, крыжовникны җыеп алырга да иренүче бакчачыларыбыз бар. Тик алар юкка иренә, дигән фикердә белгечләр. Бу җиләкне ел әйләнәсе кулланырга кирәк. Ни өчен дисезме?

Крыжовникны витаминлы, тәмле җиләк кенә түгел, чын мәгънәсендә дару үләне дип санарга була. Ул сидек, үт кудыру үзенчәлегенә ия, кан тамырлары тышчасын ныгыта. Моннан тыш, организмнан артык сыеклыкны чыгару хисабына кан басымын киметә, матдәләр алмашын яхшырта. Ә инде иң мөһим үзенчәлеге — кандагы холестерин микъдарын киметә. Шушы җиләкне тәүлегенә 100-120 грамм (2-3 тапкыр) ашаган очракта, 2-3 айдан холестерин микъдары сизелерлек кими.

Шулай икән, бу җиләкне тизрәк җыеп, аны әзерләп кую ягын карыйк!

Маринадлау

Ит яисә балык янына менә дигән ризык! Өч литрлы банкага чистартып тутырылган крыжовник өчен 100-120 грамм шикәр комы, 40-50 грамм тоз, тәменә карап кипкән тәмләткечләр (базилик, корица, хуш исле борыч) кирәк.

Маринадлау өчен өлгереп җитмәгән крыжовник әйбәтрәк. Җиләкне юып, яфраклары һәм “койрык”ларыннан чистартабыз. Банкага яхшылап тутырабыз. Өстенә кайнап торган су салып, 2-3 минут тотабыз. Шуннан суны агызып алабыз да, шикәр комы һәм тоз өстәп, кайнатып чыгарабыз. Банкага кайнар маринад коеп, капкач белән каплыйбыз һәм кайнап торган суда 10 минут стерильләштергәннән соң борып ябабыз. Стерильләштерү мөмкинлеге булмаганда, маринадны тагын бер тапкыр агызып алып, кайнатып чыгарырга һәм, банкага тутырып, капкач белән борып ябарга да юрган белән каплап куярга була. Һәр ике ысул белән эш иткәндә дә соңгы тапкыр маринадны тутырганчы банкага ваклап, тәмләткечләр салырга. Крыжовник бик баллы булганда, маринадка 30-50 грамм 9 процентлы аш серкәсе өстәргә кирәк.

Соус

Бу тәмләткечне ит һәм балык ризыклары белән ашарга, шулай ук ашка салырга була.

Крыжовниктан 1 литр әзер пюрега 200-300 грамм шикәр комы, 20-40 грамм тоз, 3-5 тырнак сарымсак, кипкән яисә яңа гына өзеп алынган яшел тәмләткечләр (кинза, базилик, укроп, петрушка), төелгән кориандр орлыклары, кызыл һәм кара борыч кирәк.

Җиләкне (өлгереп җитмәгәне дә, артык өлгергәне дә ярый) юып, “койрыклары” һәм яфракларыннан чистартабыз, өстенә кайнап торган су коеп, талгын утта 1-1,5 сәгать кайнатабыз. Суытып, сыеклыгын агызып алабыз да җиләкне иләк аша изәбез. Килеп чыккан пюрены кәстрүлгә тутырып, кайнап чыкканчы талгын утта тотабыз, шикәр комы, тоз салабыз. Шикәр белән тоз эрегәч, ваклап туралган тәмлеткечләр, сарымсак (изеп), кориандр, борыч өстибез. Болгата-болгата, талгын утта тагын берничә минут кайнатып алабыз. Соусны стерильләнгән банкаларга тутырып, капкач белән борып ябабыз.