“Кузгал, илем, каты алышка!”

22.06.2018

Миллионлаган кешенең язмышын үзгәрткән 1941 елның 22 июнь көненең һәр сәгате канлы вакыйгалар белән сугарылган.

1941 елның 22 июнендә, якшәмбе иртәсендә, фашистлар Германиясе Советлар Союзы чикләренә һөҗүм итә, совет шәһәрләре өстенә бомбалар яудыра. Дәһшәтле Ватан сугышы башлана.

Аны белеп-тоеп торсалар да, ул көтмәгәндә килә. Эш Сталинның разведка мәгълүматларына ышанмавында гына түгел. Кайбер чыганакларда әйтелүенчә, сугыш башлану көне берничә ай алдан ук билгеле була. Мәсәлән, 20 майны әйтәләр. Һәм бу дөрес мәгълүмат була. Тик ул чорда Югославиядә восстание булу сәбәпле, Гитлер СССРга һөҗүм итү вакытын соңгарак күчерә. Тагын бер сәбәп – Германия разведкасының мәгълүматны ялган итеп күрсәтү осталыгы. Алар барлык каналлар буенча да СССРга һөҗүм итү 22 июньдә булачагын белдерә. Әмма төп бәрелеш урыны итеп моңа ышану мөмкин булмаган төбәк күрсәтелә. Шуңа да ул ялган мәгълүмат буларак кабул ителә һәм бу көнне һөҗүмне бөтенләй көтмиләр.

Сугышның беренче көне сәгатьләп диярлек тергезелгән.

21 июнь, 1941 ел, 13 сәгать. Германия гаскәрләре иртәгә һөҗүм башлау турында “Дортмунд” сигналы ала.

21.00. Сокаль комендатурасының 90нчы чик буе отряды сугышчылары Буг елгасын йөзеп чыккан немец хәрбиен тота. Ул Владимир-Волынский шәһәренә штабка озатыла.

23.00. Немецларның фин портындагы миналар кую суднолары – Фин култыгыннан чыгу юлын, фин су асты көймәләре Эстония ярларын миналый башлый.

22 июнь, 1941 ел, 00.30. Чик бозучы Владимир-Волынскийга китереп җиткерелә. Допроста ул үзен вермахтның 15нче пехота дивизиясенең 221нче полкы солдаты Альфред Лисков дип атый һәм 22 июнь таңында Германия армиясенең СССРга һөҗүм итәчәген әйтә.

Мәскәүдән Оборона халык комиссариатыннан Көнбатыш хәрби округлары частьлары өчен немецларның һөҗүм итәчәге турында 1нче санлы директива тапшырыла башлый. Анда хәрби әзерлектә торырга, яшерен рәвештә дәүләт чигендәге ут нокталарын биләргә, авиацияне аэродромнарга таратырга кирәклеге әйтелә. Әмма директиваны хәрби частьларга җиткерү мөмкин булмый, әлеге чаралар үтәлми кала.

1.00. 90нчы чик буе отрядының участок коменданты майор Михаил Бычковский каршы якта шикле бер нәрсә дә сизелмәве, барысы да тыныч булуы турында хәбәр итә.

3.07. Кара диңгез флоты командующие вице-адмирал Филипп Октябрьский Генераль штаб начальнигы генерал Георгий Жуковка диңгез ягыннан күпсанлы билгесез самолетлар якынлашуы, флотның тулы хәрби әзерлектә булуы турында хәбәр итә.

3.10. 90нчы чик буе отряды начальнигы майор Михаил Бычковскийның истәлекләреннән: “Устилуг юнәлешендә көчле артиллерия һөҗүме башланды. Немецларның безнең территорияне утка тотуын аңладым, аларның чикне бозган солдаты да моны раслады. Телефон аша комендантны чакыртырга ниятләдем, тик элемтә өзелгән иде...”

3.30. Көнбатыш округы штаб начальнигы генерал Владимир Климовских Белоруссиянең Брест, Гродно, Лиду, Кобрин, Слоним, Барановичи һәм башка шәһәрләренә авиация һөҗүме турында хәбәр итә.

3.33. Киев округы штаб начальнигы генерал Максим Пуркаев Украина шәһәрләренә һава һөҗүме турында хәбәр итә.

3.40. Балтыйк буе хәрби округы командующие генерал Федор Кузнецов дошман авиациясенең Рига, Шауляй, Вильнюс, Каунас һәм башка шәһәрләрне утка тотуын хәбәр итә.

3.42. Генераль штаб начальнигы Георгий Жуков Германиянең һөҗүм башлавы турында Сталинга хәбәр итә. Сталин аны Семен Тимошенко белән Кремльгә чакыра, Политбюро утырышы үтә.

3.45. 86нчы Август чик буе отрядының 1нче заставасына дошманның разведка-диверсия төркеме һөҗүм итә. Александр Сивачев җитәкчелегендә сугышчылар аларга каршы тора.

4.00. Кара диңгез флоты командующие вице-адмирал Филипп Октябрьский Жуковка дошман һөҗүменең кире кайтарылуы турында хәбәр итә.

4.05. 86нчы Август чик буе отрядлары көчле артиллерия утына тотыла, немец гаскәрләре дәүләт чиген үтә. Элемтәсез калган чик сакчылары тигезсез алышка ташлана.

4.10. Көнбатыш һәм Балтыйк буе хәрби округлары сугыш башлануы турында хәбәр итә.

4.15. Гитлерчылар Брест крепостен көчле артиллерия утына тота.

4.25. Вермахтның 45нче пехота дивизиясе Брест крепостена һөҗүм башлый.

4.30. Кремльдә Политбюро утырышында Сталин әлеге вакыйгаларның сугыш башлануы булуына карата шик белдерә. Немецларның провокациясе булу ихтималын әйтә. Тимошенко белән Жуков моның сугыш булуын раслый.

4.55. Гитлерчылар Брест крепостеның яртысын диярлек кулга төшерә. Кызыл­армиячеләрнең көтелмәгән һөҗүме аларны туктата.

5.00. Германиянең СССРдагы илчесе фон Шуленбург чит ил эшләре наркомы Вячеслав Молотовка нота тапшыра, Германия, һөҗүм башлаганнан соң бер сәгать үткәч, сугыш игълан итә.

5.30. Германия радиосыннан пропаганда рейхсминистры Геббельс немец халкына Гитлерның Советлар Союзына каршы сугыш башлавы турында мөрәҗәгатен җиткерә. Анда Европаның иминлеген тәэмин итү максаты куелуы ассызыклана.

7.00. Чит илләр эшләре рейхсминистры Риббентроп матбугат конферен­цисендә СССРга каршы сугыш башлануы турында игълан итә.

7:15. Сталин Гитлер Германиясенең һөҗүмен кире кагу турында директиваны раслый. Элемтә булмау сәбәпле, бу 2нче санлы директиваны тапшыру мөмкинлеге булмый диярлек. Мәскәүдә хәрби хәрәкәтләр барган төбәкләрдә нәрсә бул­ганын төгәл белмиләр.

9.30. Көн үзәгендә совет халкына чит илләр эшләре наркомы Вячеслав Молотов мөрәҗәгать итәчәге турында карар кабул ителә.

12.00. Вячеслав Молотов халыкка сугыш башлану һәм аның беренче сә­гатьләре турында мөрәҗәгатен укый. “Безнең эшебез хак. Дошман тар-мар ителәчәк. Җиңү бездә булачак”, – дигән һәркемгә билгеле сүзләр белән тә­мамлана ул.

13.00. СССР Югары Советы Президиумы “Хәрби хезмәткә чакыру турында...” указ чыгара. 1905-18 елларда туганнар 23 июньнән мобилизацияләнергә тиеш була. Хәрби комиссариатларда чакыру пунктлары 22 июньдә көн уртасында ук эшли башлый.

13.30. Генераль штаб начальнигы генерал Георгий Жуков яңа оештырылган Баш Командование Ставкасының Көньяк-Көнбатыш фронтындагы вәкиле буларак Киевка оча.

14.00. Брест крепостен немец гаскәрләре тулысынча уратып ала. Чолганышта калган совет солдатлары катгый каршылык күрсәтә.

14.05. Италия чит илләр министры үз дәүләтенең Советлар Союзына каршы сугыш игълан итүен белдерә.

14.10. Александр Сивачев җитәкчеле­гендәге 1нче чик буе заставасы 10 сәгатьтән артык сугыш алып бара. Кулдан ату коралы һәм гранаталары гына булган солдатлар 60 гитлерчыны юк итә, өч танкны яндыра. Застава начальнигы яралы килеш алышны дәвам итә.

16.00. 12 сәгатьлек алышлардан соң гитлерчылар 1нче чик буе заставасының позицияләрен ала. Бу анда дошманга каршы торучы чик сакчыларының барысы да һәлак булгач кына мөмкин була.

22 июньдә СССР Дәүләт чикләрен Баренцев диңгезеннән Кара диңгезгә кадәр 666 чик буе заставасы саклый, шуларның 485е сугышның беренче көнендә үк һөҗүмгә дучар ителә һәм берсе дә боерык булмыйча чигенми.

Гитлер командованиесе чик сак­чыларының каршы торуын җиңәргә якынча 20 минут вакыт бүлә. 257 совет чик буе заставасы – бер тәүлеккә кадәр, 20се – бер тәүлектән артык, 16сы – ике тәүлектән артык, 20се – өч тәүлектән артык, 43е – 4-5 тәүлек, 4есе – 7-9 тәүлек, 50се – 11 тәүлектән артык, 55е – 12 тәүлектән артык, 51е – 15 тәүлектән артык оборона тота. 45 застава ике айга кадәр алыша.

22 июньдә гитлерчыларны каршылаган 19 600 чик сакчысының 16 меңе сугышның беренче көннәрендә һәлак була.

17.00. Гитлерчылар Брест крепосте­ның көньяк-көнбатыш өлешен ала, төньяк-көнчыгышын совет гасәрләре тотып тора. Каты алышлар тагын ике атна дәвам итәчәк әле.

20.00. Оборона халык комиссариа­тының совет гаскәрләренә һөҗүмгә күчәргә боеручы 3нче санлы директивасы раслана.

23.00. Бөекбритания премьер-министры Уинстон Черчилль үз халкына Германиянең СССРга каршы сугыш башлавы турындагы мөрәҗәгатендә шуларны әйтә: “Соңгы 25 елда миннән башка беркем дә коммунизмга ныклы каршы торучы булмады. Ул турыда әйткән бер генә сүземне дә кире алмыйм. Әмма бүген җәелдерелгән тамаша-күренеш алдында бу әһәмиятен югалта. ...Без Русия халкына булдыра алганча ярдәм күрсәтергә тиеш”.

22 июнь тәмамланды. Алда әле кешелек тарихындагы иң коточкыч сугышның 1417 көне була.

Резеда НУРТДИНОВА әзерләде.