Әлфия Авзалованың каберенә һәйкәл куярга акча юк

13.07.2018

Бу хакта "Татаринорм" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганииева әйткән.

- Әлфия Афзалова исемендәге фонд исеменнән мөрәҗәгатьне Мәдәният министрлыгында карыйлар, тик алар бик акрын эшли. Хат бер кабинеттан икенче кабинетка күчеп тик йөри. Вакыт уза бит. Әлфия Авзалова каберенә һәйкәлне бер ел буе куя алмый йөрибез. Җитезрәк эшләсеннәр иде. Скульптор сайланган, эшне ахырына җиткерер өчен матди ярдәм генә кирәк", - дигән җырчы.

Әлеге фонд байтак эшләр башкара, туган ягы - Актаныш районы үзәгендә җырчы исемендәге Мәдәният сарае, урам, мәктәп бар, аның шәхси әйберләрен дә саклаган музей эшләп килә.

Октябрьдә Әлфия Авзалова исемендәге җыр фестивале узачак. Анда килүчеләр аның каберенә дә барачак, билгеле. Шул вакытта аларны һәйкәлдәге фотодан Әлфия апабыз елмаеп каршы алып торсын иде.

Аның көчле дә, моңлы да тавышын гына түгел, ихлас елмаюын Башкортстан тамашачысы да сагынып искә ала. Сәламәтлеге начарланып киткәндә дә ул Уфадан килгән чакыруны кире какмады, килеп йөрде. Республикалар чигендә үскәнгәме, татар һәм башкорт мәдәниятләренә бердәй мөкиббән булуын яшермәде. Аның хөрмәтенә башкарылган изге эшләр дә ике республика халкының уртак теләкләрен чагылдыра.

Фотолар Матбугат.ru сайтыннан алынды