Малай өстенә стена җимерелгән...

Федоровка районында 12 яшьлек малайның өстенә кирпеч стена җимерелеп төшкән.

Республика буенча Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, 12-14 яшьләрдәге дүрт үсмер Златоустовка авылындагы мәктәп ихатасында уйнап йөргәндә кирпечтән төзелгән бәдрәфнең стенасы алар өстенә җимерелеп төшкән. Шунда җәрәхәтләнгән укучыларның берсе дәваханәгә озатылган.

Бу очрак буенча тикшерү бара.

Фото: “Башинформ” агентлыгыннан.