Мәдән мирас объектлары арта

Башкортстанның Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе архитектура комарткылары исемлегенә дүрт бинаны кертү турында боерык чыгарган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Алар – Уфаның Аксаков урамындагы 73нче йортта Башкортстан дәүләт педагогия университетының тулай торагы, Благовещен шәһәрендәге Ленин урамы, 1/1 адресы буенча урнашкан Земство дәваханәсе бинасы, Бөрҗән районының Иске Монасыйп авылындагы мәчет, Аскын районының Михайловка авылындагы Михаил-Архангел чиркәве.

Боерыкка 25 июньдә кул куелган һәм 11 июльдә ул республиканың хокукый порталында басылган.

Бина хуҗаларына һәм Реестр идарәсенә тиешле хатлар юлланган.

Фото "Башинформ" сайтыннан