Миякәдә Дан аллеясен төзекләндерәләр

Төзекләндерү эшләренә 4 миллион сумнан артык акча бүленгән.
Дан аллеясен төзекләндерү “Бердәм Русия” партиясенең “Уңайлы шәһәр мохите” федераль проекты нигезендә башкарыла. Бу проект җәмәгать территорияләренең һәм күпфатирлы йортларның ихаталарын төзекләндерүгә юнәтелгән.

Проект ярдәмендә Кыргыз-Миякәдәге сквердагы фонтан төзекләндереләчәк, тротуар өслеге, яктырту җиһазлары алыштырылачак, ял өчен эскәмияләр урнаштырылачак. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар исемлеге язылган стела, Советлар Союзы Геройлары Миңнегали Гобәйдуллин, Мансур Абдуллин, Иван Максимча бюстларының нигезе яңартылачак.

ufa.bezformata.ru сайтыннан алынды

Фото bashkortostan.er.ru сайтыннан