“Мирас” ансамбле французлар күңеленә хуш килгән

13.07.2018

Франция шәһәрләре буенча 3-9 июльдә үткән гастрольләр турнесы кысаларында Уфаның “Мирас” фольклор җыр һәм бию ансамбле Халыкара “Echanges, Cultures et Traditions du Monde” фольклор фестивалендә катнашты. Фестивальнең төп мәйданчыгы Роман-сюр-Изер шәһәрендә булды.

Быелгы фестивальдә сигез илнең иҗади коллективлары катнашты: Франция, Уганда, Чили, Һиндстан, Македония, Никарагуа, Перу һәм Русия. Коллективлар Морис Фора мәйданында, Мосан паркында, шулай ук музей комплексы территориясендә (анда фестивальне ябу тантанасы үтте) чыгыш ясады. Фестиваль кысаларында “Мирас ” ансамбленең Бошастель, Сан-Дона һәм Бур де Пьян шәһәрләрендә концертлары оештырылды.

““Мирас” җыр һәм бию ансабле чыгышларын фестивальдә катнашучылар һәм чараның кунаклары бик җылы кабул итте. Курай моңын тын калып тыңласалар, “Тирмә янында” хореографик-вокал композициясен караганнан соң таң калдылар. Дәртле “Калинка” җырына барлык зал кушылды. “Себер” урыс биюен көчле алкышларга күмде”, дип хәбәр итә Уфа хакимиятенең матбугат хезмәте бүлеге.

Бу фестивальдән соң “Мирас” Франциядән кайтып китәргә ашыкмый. CIOFF гастрольләр туры кысаларында 10-14нче июльдә Cerpe шәһәрендә узачак XIV Халыкара «Festival Des Cultures Du Monde» фестивалендә катнашачак.

Уфа хакимияте сайтыннан алынды

Фото ufacity.info сайтыннан алынды