Җомга, 13е...

13.07.2018

Бүген җомга, 13 июль, уникаль табигать күренеше белән истә калачак.

Җирдә Кояшның супер Ай белән тотылуы соңгы тапкыр 1974 елда булган. Киләсе очрак 2080 елда гына күзәтеләчәк.

Бүген планетабызның кайбер урыннарында яшәүчеләр Кояшның супер Ай белән тотылуын күрәчәк. Мондый сирәк очрый торган күренешне Австралия, Яңа Зеландия, Антарктидада Кейси станциясендә эшләүче галимнәр күзәтә алачак.

Кояш тотылу урындагы вакыт белән 13.20 сәгатьтә башланып, Австралиядә күзәтүчеләр өчен Ай Кояш өслегенең 3,5 процент өлешен каплаячак. Яңа Зеландиядә Кояш - 0,07, Антарктидада 20 процентка капланачак.

Астрономик күзлектән караганда, ике атнадан соң булачак иң озын Ай тотылу тагын да ныграк кызыксындыру тудыра.

Фото pixabay.com сайтыннан