"Сипайловский" сәүдә үзәгенең бер өлеше ябылды

22.06.2018

Суд приставлары сәүдә комплексының "Б" блогы эшчәнлеген туктатты.

Уфаның Октябрь районы суд приставлары суд карарын гамәлгә ашырды - "Сипайловский" сәүдә комплексының "Б" блогының эшчәнлеген туктатты. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.

Мәгълүм булуынча, әлеге секциядә янгын турында хәбәр итү, кешеләрне эвакуацияәү системасы эшләми. Янгынны сүндерү һәм төтенгә каршы вентиляция системалары да төзексез хәлдә. Шулай ук эвакуация вакытында чыга торган өч ишекнең икесе тимер конструкция белән бикләнгән.

Секциядә хәфесезлек нормалары бозылу сәбәпле, суд приставлары аның ишекләрен япты. Бинага әлеге хилафлыкларны бетерү өстендә эшләүчеләр генә керә ала.

(Фото чыганагы: «Башкортостан» ДТРКның видеосыннан стоп-кадр.)