Су сихәтме, әллә әҗәлгә сәбәпме?

13.07.2018

Ел башыннан республикада 25 кеше батып үлгән.

Җәйнең эссе көннәрен озак көттек. Ниһаять, термометр баганасы 30 градускача күтәрелде, иң матур, тансык көннәр башланды. Мондый шартларда су керергә теләүчеләр күбәйде, билгеле. Эсседән конди­ционер, төрле өрдергечләр ярдә­мендә котылырга маташкан шәһәр халкы да, авыл кешеләре дә эштән соң елга-күл ярларына ашыкты. Әмма шунысы кызганыч: тәнгә сихәт алырга дип килгән кайберәүләр су буенда үз үлемен тапты.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Кирилл Первов әйтүенчә, үлем очраклары су керү өчен махсус җайланмаган урыннарда ешрак күзәтелә, суга исерек керүчеләр, су буенда караучысыз калдырылган балалар ешрак батып үлә.

— Республикада эссе көннәр август башына кадәр барачак дип фаразлана, — ди ул. — Шуңа күрә елга-күлләр янында хәвефсезлек чараларын оештыруга игътибар артачак.

Краснокама районыннан Иван Аппаков хатыны һәм яшь ярымлык баласы белән күлдә коенырга килә. Алар шунда ук йокларга кала. Төнлә машиналары суга төшә һәм гаилә батып үлә. Аларның якыннары моның очраклы хәл булуына ышанмый һәм җинаять эше ачуны таләп итә.

Әбҗәлил районында 1987 елгы ир Яктыкүлне аркылы йөзеп чыгарга була, байтак кына йөзгәч, хәле бетә һәм бата башлый. Бәхеткә, коткаручылар вакытында килеп җитә һәм ул исән кала.

Шушы көннәрдә Борай районы үзәгендәге буада бер ир кешенең үле гәүдәсе табыла, тикшерүчеләр фикеренчә, ул батып үлгән.

Республикада суга батып үлүчеләр саны 25тән артып китте. Аларның күбесе — ирләр һәм балалар.

Кеше гомерләре, башлыча, су коенырга яраклаштырылмаган урыннарда өзелә. Профилактика рейдлары нәтиҗәсе күрсәтүенчә, халыкның күпчелеге махсус оештырылган комлыкларда түгел, ә үзләре сайлаган урында ял итәргә ярата. Әйтик, башкаланың Инорс бистәсендәге Теплое күлендә нәкъ шакшы сулар агып төшә торган канал бар. Коткаручылар һәм пляж администрациясеннән ераграк бу урынга күпчелек аракы эчәр өчен килә һәм, “коенып кына чыгарга” суга кереп, аннан исән чыга алмый.

Узган ял көннәрендә биредәге “Райский берег” пляжында 8 һәм 7 яшьлек ике бала батып үлә язган. Шунда ук ял иткән ата-аналары бәхетенә, аларны коткаручылар судан тартып чыгарып өлгергән.

Нижегородка бистәсендәге Долгое күле су керүчеләр өчен яман урыннардан санала. Агыйдел елгасының уң яры — Авыл кичүе һәм Рига урамнары чатында, ә сул яры Затон күпереннән астарак урында хәвефле. Караидел елгасының шәп агымлы булуын онытмаска кирәк, шушы көннәрдә анда коткаручылар берничә кешене тартып чыгарган, алар барысы да ярдан ерак йөзеп киткән һәм агымга каршы тора алмаганнар.

Коткаручылар фикеренчә, текә яисә агачлы ярлар буенда су керергә ярамый. Шулай ук, суга күп ашаганнан, яки спиртлы эчемлекләр белән сыйланганнан соң керергә, узып баручы елга транспортына якын килергә, билгесез урында чумарга катгый тыела.

Башкортстанда су коену һәм кызыну өчен махсуслашкан 75 пляж бар. Анда коткаручылар командасы кизү тора. Республи­каның башка сулыкларына барганда да таныш, һичьюгы, башкалар су кергән урыннарны сайларга кирәк. Шуны истән чыгармыйк: тәнгә — дәва, җанга сихәт бирүче су әҗәлгә сәбәпче дә була ала.

Резида ВӘЛИТОВА.