Сыер-сарыкны да, эт-мәчеңне дә исәпкә куячаклар

Бүгенге көндә бөтен ил буенча мал-туарларны идентификацияләү, ягъни, махсус сан биреп, бу мәгълүматны бердәм базага кертү эше бара.

Әле мөгезле эре терлекне, атларны, сарык-кәҗәне исәпкә кую башкарылса, тора-бара этләр һәм мәчеләрне, умарталарны да шушы язмыш көтә икән.

Бу бик мөһим чара, ил күләмендә маллардан кешегә күчә торган төрле йогышлы авырулар таралган чорда, ансыз мөмкин түгел, ди белгечләр. Бердәм базада һәр баш мал турында барлык мәгълүмат (аның токымы, яше, нинди вакцина кадалганы) булачак.

Фото: raks.com.ua сайтыннан