Сызраньда татар телен түләүсез өйрәтәчәкләр

Сызрань татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте татар теленнән түләүсез курслар буенча проект өчен Русия Президентының 2 миллион сумлык грантын откан.

Грант берлектә финанслауны күз уңында тотып бирелә. Ул 500 мең сум чамасы түләнә. Татарлар мөхтәрияте өстәмә финанслауны иганәчеләр һәм партнерлар исәбенә җәлеп итәргә тиеш була.

«Кайбер килешүләр бар. Проект киң җәмәгатьчелек, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук Бөтендөнья татарлары конгрессы тарафыннан хупланды», — ди мөхтәрият рәисе Ринад Шәрәфетдинов.

Акча интерактив такта, парталар, дәреслекләр, шулай ук укытучыга түләү өчен тотынылачак. Татар теле буенча түләүсез курслар Сызрань татарлары мөхтәрияте базасында узачак.

Беренче чиратта балаларны укытырга планлаштыралар. Өлкән гражданнарны укыту турындагы карар финанслар күләменә карап кабул ителәчәк. Сызраньда 3 мең чамасы татар гаиләсе яши. Татар телен өйрәнергә теләк белдереп, илледән артык гариза тапшырылган.

Узган елда Сызрань татарлары мөхтәрияте татар теле буенча түләүсез курслар оештыруны сынап караган, курсларга ихтыяҗ зур булган.

Татар-информ

Фото: tatar-congress.org