Сүзең бар икән, әйт!

22.06.2018

БДИ тапшыручылардан тәкъдимнәр кабул ителә.

Русия Фән һәм мәгариф өлкәсендәге контроль буенча федераль хезмәте Бердәм дәүләт имтиханын ачыграк һәм уңайлырак итү өчен тәкъдимнәр кабул итә.

БДИ барышында нәрсәләр ошамаган, комачаулаган һәм нинди җитешсезлекләр булганлыгы турында имтихан тапшыручылар түбәндәге электрон адрес буенча хәбәр итә ала: vypusknik2018@obrnadzor.gov.ru.

Барлык тәкъдимнәр дә белгечләр тарафыннан каралачак һәм тикшереләчәк, ә аннары һөнәри һәм эксперт берләшмәсенә фикер алышуга чыгарылачак.

Тәкъдимнәр 30 июньгә кадәр кабул ителә.