Татарстанның иң гүзәл кызын сайладылар

22.06.2018

Татарстанда «Татар кызы-2018» титулына лаеклы кызны сайладылар. Финалга үткән 11 кыз арасында бу исемгә иң лаеклысы дип Гүзәл Габдрахманова табылды.

Ул Балтач районының Сосна авылыннан. Һөнәре буенча хисапчы, Казан дәүләт аграр университетында магистратурада белем ала.

Фото http://tatar-congress.org сайтыннан алынды.