Тау башында балкый бер кала...

Император Александр I тарафыннан Уфаны төзү планы раслануга 215 ел.

1574 елның язында Агыйдел белән Каридел елгалары кушылган урында, биек ярымутрауда Уфа крепостена нигез салына. Ул тулысынча хәзерге Дуслык монументы урнашкан мәйданга туры килә. Аның мәйданы — 1,2 гектар, стенасының озынлыгы 440 метр чамасы булган.

Шул ук елда Уфага укчылар отряды башында шәһәрнең беренче воеводасы Михаил Нагой килә. Ул Явыз Иванның хатыны, Кабарда кенәзе Темрюкның кызы Мариянең дусты була. Беренче воеводаның исем-шәрифләрен Михаил Ногай дип тә аңлаталар.

Географ, тарихчы, төбәк тарихын өйрәнүче Петр Рычков Уфа шәһәре турында болай дип язган: “…Между восьми великих и глубоких буераков, из которых в одном, кой идет поперек города, течет речка, именуемая Сутолокой”.

1586 елдан Уфа шәһәр дип атала башлый. 1802 елда Уфага губерна шәһәре статусы бирелә, ул үсә һәм зурая.

XIX гасырга кадәр шәһәрләр, шул исәптән Уфа да, бернинди плансыз төзелә. Бу чорда Уфада 40ка якын урам була, алар Агыйдел яры буйлап өч километрга сузыла. Урамнарның киңлеге 1200 метр чамасы булган. Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләренең таш корылмаларын төзү комиссиясе Русиянең 300 шәһәренең, шул исәптән Уфаны да кертеп, бердәм шәһәр төзү планын ясый. Патша Александр I 1803 елның 3 июлендә, Уфаны төзү планы белән тынышып, “Быть по сему” дип язып куйган. Ул планга ярашлы, елга яры буенда урнашкан Уфаны тигез һәм коры урынга күчерү күздә тотыла. Әлбәттә, аны гамәлгә ашыру өчен шәһәр казнасында акча табылмый. Шул рәвешле, Уфада шәһәр төзелеше янә 16 ел дәвамында үзагышы белән дәвам итә.

Генерал-губернатор Григорий Волконский архитектор Вильям Гесте тарафыннан эшләнгән планның яңа проектын тәкъдим итә, патша Хөкүмәте аны 1819 елның 3 мартында раслый. Император Александр I кул куйган план буенча, шәһәрне Телеграф урамыннан (әле Цюрупа урамы) Никольский урамына (Мәҗит Гафури урамы) кадәр, Агыйдел елгасы ярыннан Богородский урамына (Революцион урам) кадәр киңәйтү күздә тотыла. Шәһәр, башлыча, монда яшәүчеләр акчасына төзелә, чөнки Хөкүмәт бу максатка 200 мең сум гына бүлә. Бу акчаның яртысы йорт төзүчеләргә ссуда итеп бирелә, калганы җир эшләре һәм күперләр төзү өчен сарыф ителә.

XIX гасырның 20нче елларыннан шәһәр үсә башлый. 1860 елда яңа шәһәрдә — 139, иске шәһәрдә 41 квартал булган. Иске шәһәрдә урамнар бормалы һәм тар урам, тыкрыклар булса, яңа шәһәрдә алар — туры һәм киң. 1824 елда Уфада бары тик шәхси 5 таш йорт булса, 1857 елда аларның саны 59га җитә.

1708 елдан — Уфа Казан губернасы составында, 1728 елдан — Уфа провинциясе үзәге, 1744 елдан — Ырынбур губернасына беркетелгән, 1781 елдан — Уфа наместниклыгының үзәге, 1796 елдан — яңадан Ырынбур губернасы составында, 1802 елдан — губернатор резиденциясе һәм губерна учреждениеләре булган губерна шәһәре, 1865 елдан — Уфа губернасы үзәге, 1922 елдан — Башкортстанның башкаласы.

1918 елның 5 июлендә, Гражданнар сугышы барышында, Уфа большевикларга каршы баш күтәргән Чехословакия корпусы өлешләре тарафыннан яуланган. Шәһәр Оештыручылар җыелышының әгъзалары комитеты контроленә күчә. Шул ук елның 8-23 сентябрендә биредә Уфа дәүләт киңәшмәсе (большевикларга каршы хөкүмәтләрнең, фиркаләрнең, казак гаскәрләренең һәм урындагы үзидарәләр форумы) үткәрелгән. 23 сентябрьдә Вакытлы Бөтенрусия хөкүмәте (шулай ук “Уфа директориясе” исеме астында таныш) игълан ителә. Ул шәһәрдә 9 октябргә кадәр була, шуннан соң Омскига күчә. Декабрь аенда Уфага Кызыл Армия частьлары керә. 1919 елның 13 мартында шәһәр Колчак гаскәре тарафыннан алына, әмма 9 июньдә Кызыл Армия аны кире яулап ала.

ХХ гасырның 20-30нчы елларында шәһәр зур үсеш кичерә, тулаем сәнәгать продукциясе 16 тапкыр арта. Сугышка кадәрге елларда Уфа сәнәгать комбинаты, моторлар төзү заводы, ТЭЦ һәм нефть эшкәртү заводлары сафка баса.

Уфа янында мотор һәм казан-турбина заводлары төзү белән бәйле, БашЦИКның Кече Президиумы 1931 елның 23 декабрендә “Черниковский” дигән поселок Советы оештырырга карар итә. 1936 елда бу территорияләр Уфага кушыла, ә Черниковск поселок Советы үзәге Моторное авылында булган Черниковск район Советы итеп үзгәртелә. Уфаның яңа Сталин районы шулай барлыкка килә, 1941 ел башына ул эре сәнәгать районына әверелә.

Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәргә дистәләрчә сәнәгать предприятиеләре, дәүләт оешмалары, кайбер фәнни-тикшеренү институтлары, Коминтерн хезмәткәрләре, Украина язучылары эвакуацияләнгән.

Төбәктә бик күп сәнәгать предприятиеләре эшли, аларда меңнәрчә кеше хезмәт сала, шәһәр Советы башкарма комитетына үзәктән 15-20 километрда урнашкан район белән идарә итү шактый катлаулаша. 1944 елның 5 декабрендә РСФСР Югары Советы Президиумы указы белән Уфаның Сталин районы Черниковск шәһәре итеп үзгәртелә.

Сугыштан соңгы елларда шәһәрнең территориясе дә, анда сәнәгать предприятиеләре саны да үсә, аны районнарга бүлү ихтыяҗы туа. Шәһәрне үстерү һәм төзү проекты 1942-43 елларда ук Одессадан эвакуацияләнеп килгән архитектор В. Л. Фельдштейн тарафыннан тәкъдим ителгән була. РСФСР Югары Советы Президиумының 1952 елның 25 февралендәге указы белән Черниковск шәһәре Сталин, Калинин һәм Орджоникидзе районнарына бүленә.

Бу вакытта Черниковск шәһәре чикләре Уфага нык якын килә. БАССР Югары Советы Президиумының 1956 елның 24 июлендәге указы нигезендә Уфа һәм Черниковск берләштерелә.

Бүген Уфа — берничә аерым массивтан торучы, 7 районлы мәдәни-сәяси-иҗтимагый үзәк. Калинин, Дим, Киров, Ленин, Октябрь, Орджоникидзе һәм Совет районнарында йөзләрчә милләт вәкилләре дус һәм тату яши.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.