Төпсез чиләктән – киштәләр

22.06.2018

Төпсез чиләктән хуҗалык өчен мөһим җиһазлар, корылмалар ясарга да мөмкин. Бүген шуларның берсенә игътибар итик.

Төбе төшкән чиләкне диварга беркетсәң, менә дигән киштә килеп чыга. Берьюлы берничә чиләктән торган “киштә” күп урын алып торган шкафны алыштыра ала. Биредә йорт, хуҗалык кирәк-яраклары яхшы сакланыр. Шулай ук, чиләккә шланганы, арканны да урарга мөмкин.

Чиләк, файда китерүдән тыш, тирә-якка ямь биреп торсын дисәгез, фантазиягезне эшкә җигегез. “Киштәләрне” җаныгыз теләгәнчә буйый, бизи аласыз.