Төзелеш өлкәсе үзгәрешләр кичерәчәк

Республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артем Ковшов банк хезмәткәрләре белән утырыш үткәрде.

Анда 1 июльдән үз көченә кергән өлешләтә катнашу төзелешенә кагылышлы яңалык турында сүз барды.

Утырышта төзүче счеты буенча кайбер операцияләрне, шул ук вакытта акчаны максатсыз кулланган очракта банкларга кайбер операцияләр тыелуы турында да сүз булды. Гражданнар ярдәмендә төзелеш эшләре башкарган очракта да берникадәр үзгәрешләр булуы турында әйтте Артем Ковшов.

- Гомумән, кабул ителгән бу закон проекты банклар иңенә йөк булып ятачак, шуңа да безгә бу күчешне тиз һәм нәтиҗәле башкарырга кирәк, - диде ул.

Фото: pixabay.com