Уфада Русия-Кытай кышкы яшьләр уеннары үтәчәк

Агымдагы елның декабрендә Уфада II Русия-Кытай яшьләр кышкы уеннары үтәчәк.

Башкортстан Хөкүмәте карары белән уеннарны үткәрүнең оештыру комитеты составы расланды. Аны Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Марат Мәһәдиев җитәкләячәк.

Республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгына уеннарны оештыру һәм үткәрүне финанслауның күләмен билгеләргә кушылды.